Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Удмуртиядә татар телен өйрәнү буенча бушлай курслар оештырылды

2025 елның апрель – декабрь аенда Удмуртия Республикасында татар телен өйрәнү буенча бушлай курслар оештырылды. Әлеге курсларны Удмуртия Милли сәясәт министрлыгы ярдәмендә Удмуртия татар иҗтимагый үзәге уздыра. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Әлеге курслар 9 төркемдә үткәрелде. Ижау шәһәрендә курслар Үзәк мәчеттә, Муса Җәлил исемендәге китапханәдә, Можга шәһәре, Балезино, Глазов шәһәре мәчетләрендә, Сарапул шәһәрендәге мөхтәсибәттә һәм татар мәдәнияте үзәгендә, Камбар районы Кама авылы Кама модель китапханәсендә үткәрелде.

Курсларда барлыгы 231 кеше белем алды. Теләге булган һәркем татар телен өйрәнү курсларына йөрде. Алар яшь буенча төркемнәргә бүленде: 3-4 яшьлекләр, 5-6 яшьлекләр, укый һәм яза белүчеләр, мәктәп укучылары һәм зурраклар, өлкәннәр. Яңа төркем белән өйрәнү алфавиттан, татар хәрефләреннән һәм авазларыннан башланды. Дәресләр дәреслекләр буенча үткәрелде. Балалар төркемнәрендә дәресләр уен формасында да узды.

Әлеге курслар – татар телен саклау формаларының берсе. Курс программасы сөйләм татар телен өйрәнүгә юнәлдерелгән. Курсларда укучылар шулай ук татар халкының тарихы, мәдәнияте, әдәбияты һәм традицияләре турында да беләчәк. Курс укучылары һәм аны тәмамлаучылар шәһәр һәм республика мәдәни чараларында, конкурсларында катнашалар. Шулай ук Татарстан Республикасында үткәрелә торган конкурсларда да актив катнашалар. Бу курслар үзләренең нәтиҗәлелеген һәм туган татар теленә зур кызыксыну артуын күрсәтте.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *