Марат Зиатдинов «Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында ике баланың хыялын чынга ашырачак
Татарстан Республикасының Дәүләт сатып алулары буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Зиатдинов «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясендә катнашты. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Марат Зиатдинов Казаннан 12 яшьлек Данисның һәм Югары Осланнан 10 яшьлек Милананың теләкләрен үтәячәк. Данис мотоциклда йөрү өчен махсус кием-салым (экипировка) турында хыяллана, ә Милана Яңа елга бүләк итеп гитара алырга тели.
«Теләкләр чыршысы» акциясе – балаларга чын шатлык бүләк итәргә мөмкинлек бирүче искиткеч башлангыч. Бу чарада катнашу һәм игелекле эшләргә үз өлешемне кертү – минем өчен зур дәрәҗә. Балаларның елмаюы һәм бәхеттән балкыган күзләре – иң зур бүләк шул», – дип фикерләре белән уртаклашты Зиатдинов.
Бөтенроссия күләмендә уздырыла торган «Теләкләр чыршысы» акциясе 2018 елдан бирле һәр елны оештырыла. Аның максаты – авыр тормыш хәлендә калган балаларга Яңа ел бүләкләре тапшыру. Акциядә катнашу өчен 3 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар гариза бирә ала. Илебезнең төрле төбәкләреннән килгән теләкләрне бик күп битараф булмаган өлкәннәр, шул исәптән Россия Хөкүмәтендә эшләүчеләр дә чынга ашыра.