Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Гөлүсә Закирова: Геройларны алгы сызыкта гына эзләргә кирәкми, алар янәшәдә

Патриотик юнәлештәге беренче ачык «Геройлар янәшәдә» әдәби конкурсының «Повесть» номинациясендә татар телендә I урынны яулаган язучы, «Мәгариф» журналының баш мөхәррире Гөлүсә Закирова әсәренең язылу тарихы һәм бәйгенең әһәмиятлелеге турында сөйләде. Бу хакта ул «Татар-информ»да «Геройлар янәшәдә» әдәби конкурсының икенче тапкыр үткәрелүенә багышланган матбугат очрашуында әйтте.

Аның сүзләренчә, беренче әсәрен язу җиңел булмаган. «Өстәвенә, ул безнең гаилә тарихына багышланган иде. Безнең гаилә язмышы кемнедер кызыксындырыр, дигән уй да булмады», – диде ул. Язучыга әлеге тема буенча кулъязма әзерләргә «Казан Утлары» журналы редакциясе тәкъдим ясаган булган, әмма шәхси сәбәпләр аркасында эшкә тотыну кичектерелгән.

«Мин энем исән-сау кайтсын, аннан соң эшлим, дигән табу белән яшәдем. Бер ел элек, декабрь аенда гына, әсәрне яза башладым. Бик озак һәм уйлап эшләдек», – дип искә алды Закирова. Гыйнвар аенда кулъязма журнал редакциясенә тапшырылган, әмма шул ук көнне кич белән энесенең һәлак булуы турында фаҗигале хәбәр килгән. «Әгәр дә бер генә көнгә соңрак тапшырсак, мин бу конкурста катнашмаган да, китапны да бирмәгән булыр идем», – диде ул.

Гөлүсә Закирова бәйгенең җәмгыять өчен әһәмиятен дә ассызыклады. «Казан Утлары» журналы чыгарган китаплар сериясендә аның «Энекәш» исемле китабы 3 мең данә тираж белән басылып чыккан һәм тулысынча таралып беткән.

«Безне Татарстан авылларына һәм шәһәрләренә генә түгел, Россия төбәкләренә дә очрашуларга чакыралар. Халык китап белән танышу өчен генә түгел, ә үзләренең тарихын сөйләр өчен җыела», – дип билгеләп үтте язучы.

Аның әйтүенчә, кайбер китапханәләрдә китапларның битләре таушалып, хәтта җеп белән беркетелгән очраклар да бар. «Бу – кешегә әлеге китапның кирәк булуын күрсәтә. Кешенең әйтер сүзе бар. Геройларны алгы сызыкта гына эзләргә кирәкми, алар янәшәдә», – диде ул.

  • «Геройлар янәшәдә» конкурсында роман номинациясе җиңүчесенә 500 мең сум биреләчәк

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *