Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Саба кызы Сафия Нуруллина: БДИда 100 балл өчен бүләкләү әйбәт инде, акча күктән төшми бит

Сабаның Сәләтле балалар өчен гимназиясен тәмамлаган Сафия Нуруллина Бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшыручыларга түләнә торган акчага карата фикерен әйтте. «БДИда 100 балл өчен бүләкләү әйбәт инде, күпме булса да, акча күктән төшми бит», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Сафия 2024 елда рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханын «5»кә тапшырган, 100 балл җыйган. Хәзер ул Мәскәүдә РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университетында икенче курста укый.

  • Билгеле булганча, Татарстанда бер предметтан имтиханны 100 баллга тапшыручыларга – 15 мең сум, ике фәннән 100әр балл җыйганнарга 25 мең сум акча түләнә. Бу хакта язма «Интертат» сайтында чыкты.

«15 мең сум алдым, ләкин нәрсәдер түлиселәрен алдан белмәдем. Баштан ук югары баллар җыеп, Мәскәүдә абруйлы югары уку йортына керергә теләдем. Ә болай уйлаганда, ул күп акча түгел бит инде, югары балларга тапшырырга ул акча гына әллә ни этәргеч бирәдер дип уйламыйм. КФУ да, 100 мең сум бирәбез, дип кызыктырган иде, аңа гына кызыкмадым – Мәскәүдә укыйсым килде. Бүләкләү рәвешендә барыбер әйбәт инде, күпме булса да, акча күктән төшми бит, ләкин БДИ өчен түләүләрне арттырсалар, билгеле, балаларның мотивациясе артыр иде дип уйлыйм», – дип белдерде Сафия Нуруллина.

Саба кызы алда Бердәм дәүләт имтиханнарын көткәннәргә киңәшләрен дә бирде. «Иң мөһиме – биремнәрне даими чишеп торырга, чөнки БДИ ул – бер типтагы биремнәр, әгәр форматын аңлап, күп чишсәң, башта кала. Үз тәҗрибәмдә шуңа инандым. Әйе, мин югары балларга омтылдым, ләкин рус теленнән 100 балл булыр дип көтмәдем. Миңа тулаем рус теле җиңел бирелә иде, һәрвакыт «5»ләр чыгып килде. БДИга репетитор белән әзерләндем, үзем дә тырыштым инде, әлбәттә. Бөтенесе бергә шунлый нәтиҗә бирде», – диде Сафия.

«Имтиханга барганда, дулкынланасың инде, ләкин чын имтихан көнне алай куркыныч түгел иде, «пробный»ларда күбрәк тә каушата әле, белмим, нишләп шулайдыр… Имтихан көнне мин башка берни турында уйламадым, тизрәк тапшырып, онытасы килде», – дип уртаклашты Сафия Нуруллина.

  • БДИны 100 баллга тапшыручыларга акча: «Тырыш укучыларга премия түләү – яхшы идея»

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *