Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Мордовиядә Һади Такташның музеен төзекләндерәчәкләр

Бүген, 1 гыйнварда татар әдәбияты классигы, шагыйрь, драматург Һади Такташның тууына 125 ел тулды. Әлеге уңайдан татар җәмәгатьчелеге шагыйрьнең Казанда урнашкан һәйкәле янында җыелды. Чарада Татарстан Язучылар берлеге, ТР Мәдәният министрлыгы һәм Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин быел Һади Такташ Мордовия республикасы Сыркыды авырында урнашкан музеен төзекләндерәчәкләре турында сөйләде.

«Һади Такташ Мордовия республикасы Сыркыды авырында туган, аның туган авылында музее бар. Кызганыч, әлеге музей бүгенге көндә бик үк яхшы хәлдә түгел, алдыбызда аны торгызу бурычы тора. Берничә ай элек Татарстан мәдәният министырлыгына язучы Ләбиб Лероннан хат килде. Әлеге хатта ул бүгенге көндә Һади Такташның музее начар хәлдә булуын белдерде. Мин әлеге район башлыгы белән элемтәгә кердем, музей бар, ул эшли, ләкин аны ныклап ремонтларга кирәк», – дип искәртте министр урынбасары.

Дамир Натфуллин сүзләренчә, музейга төрле яклап ярдәм кирәк.

«Кеше йөрсен, белсен өчен матди яктан та, оештыру эшләре буенча да төрле яклап ярдәм кирәк. Шулай ук музей каршында Һади Такташының бюсты урнаштырылган, әлеге бюст та бик иске, аны да реставрацияләячәкбез», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Дамир Нотфуллин әлеге эшне Татарстан мәдәният министырлыгы башкарачагын ассызыклады.

«Бер яктан әлеге музей Мордовия республикасында урнашкан, ләкин шул ук вакытта без читтә кала алмыйбыз, безнең Муса Җәлил һәм башка бик күп бөек шәхесләребез Татарстаннан читтә туып үскән һәм аларның туган якларында Татарстан республикасы ярдәме белән музейлар төзелгән, бу безнең бурыч» , – диде ул.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *