Әтнә районы Кышлау авылында фельдшер-акушерлык пункты ачылды
Әтнә районы Кышлау авылы халкы Яңа елны куанычлы вакыйга белән каршы алды. Авылда фельдшер-акушерлык пункты ачылды, дип яза «Әтнә таңы» газетасы.
Яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты «Озын һәм актив гомер» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында ачылды. Тантаналы ачылышта район башлыгы Рөстәм Хисамиев, район Советы Аппараты җитәкчесе Фәнис Галиуллин, район Үзәк хастаханәсе баш табибы Сергей Ибраһимов, «Таң» күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Алмаз Сибагатуллин, Кышлау авыл җирлеге башлыгы Айрат Кашшапов һәм авыл халкы катнашты.
Барлыгы 272 кеше, шул исәптән 36 бала беркетелгән фельдшер-акушерлык пункты яңа җиһазлар һәм табибка кадәрге беренчел медицина ярдәме күрсәтү өчен кирәкле әйберләр белән тәэмин ителгән. Халык шулай ук диспансерлаштыруның беренче этабын да монда уза алачак. Аз хәрәкәтләнүче кешеләр өчен пандуслар һәм санузел бар.
«Кышлауда яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылу - барлык авыл халкы өчен сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтүне тәэмин итүдә мөһим адым. Бу безнең һәр пациент турында дәүләт кайгыртуының дәлиле!» - диде Әтнә Үзәк район хастаханәсе баш табибы Сергей Ибраһимов.