Төмәндә өлкә укучылары арасында татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада үтте
Төмәннең «Яңарыш» газетасында Гөлнур Вәлиеваның «Туган телебезне яратучылар бәйгесе» дигән язмасы чыкты.
«Төмәннең физика-математика мәктәбе базасында өлкә татар милли-мәдәни автономиясе ярдәмендә «Новое поколение» төбәк үзәге оештырган өлкә укучыларының татар теле һәм әдәбияты фәннәре буенча олимпиадасы үтте.
Татарлар күпләп яши торган төрле төбәкләрдән килгән 85ләп 8-11 сыйныф укучысы арасында Аромаш һәм Яркәү районнары укучылары гына күренмәде.
Быелгы программа эчтәлекле, бай иде. Биремнәрне үтәргә укучылар сыйныфларга таралган арада балаларны алып килгән мөгаллимнәрне физика-математика мәктәбе директоры Наталья Фомичева, «Новое поколение» төбәк үзәге җитәкчесе Максим Сусоев, Төмән дәүләт университеты профессоры Хәнисә Алишина, өлкә Думасы депутаты Лариса Цупикова, шәһәр Думасы депутаты Георгий Моратов, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты белгече Алексей Головинский җылы тәбрикләделәр. Автономия җитәкчесе Ләйсән Хөрмәтуллина галимәбез Хәнисә Чәүдәт кызын яңа гына Россия Президенты Владимир Путин биргән «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медален алуы белән котлады, шул уңайдан өлкәбез губернаторы Александр Моор котлавын тапшырды.
Россия Герое, якташыбыз Рөстәм Сәйфуллинга сүз биргәч, аны һәркем йотлыгып тыңлады.
«Каһарманыбызның һәр сүзе йөрәккә үтеп керә торган. Патриотизм турында бик үтемле итеп сөйләде. Тамырларны белү кирәклеге турында әйтте. Укучыларны янына чакырып бабалары турында сорады. Сугышта катнашкан бабаларының биографияләрен яхшы белергә чакырды. Кеше тормышында төп өч сыйфат бар: гыйлем, тәрбия, тәртип, диде. Авыр минутларда мине исегезгә алыгыз, дип, аякларын балаларга күрсәтте. Мин менә мондый хәлдә килдем, диде. Бик эмоциональ очрашу булды ул», - дип чыгыш турында ачыклап китте Вагай округының Тугыз урта мәктәбе укытучысы Венера Ибукова.
Мәдәни чарада өлкәбезнең танылган оркестр кешесе Әбүзәр Миңнебаев һәм фольклорчысы Екатерина Әхмәтҗанова татар милли хәрәкәтчән уеннарына мастер-класс күрсәттеләр. Яшьләрнең «Йосыф һәм Зөләйха» фольклор уен кораллары ансамбле матур чыгыш ясадылар. «Уңган хатын-кызлар» клубы җитәкчеләренең берсе Регина Исмәтуллина оешманың эше белән таныштырды. Өлкә татар яшьләре берлеге актив яшьләре илдә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре буенча этноквиз үткәрделәр.
Быел сюрприз итеп «Татармультфильм» генераль директоры Фуат Ганиев видеомөрәҗәгатен һәм яңа фильмга сылтама җибәрде.
Иртән үк мәктәпкә кергәндә, теркәлү вакытында укучыларга стикерлар бирелде, анда номерлар һәм класс кына күрсәтелгән иде, - дип сөйләде Ләйсән Хәмзә кызы.
Шуңа да, Ләйсән Хөрмәтуллина җитәкчелегендәге хөрмәтле жюри әгъзалары: Төмән округының Талымхан урта мәктәбе директоры Эльмира Садыйкова, Индрәй урта мәктәбе башлангыч класслар укытучысы Зәкия Сәитова, филология фәннәре кандидаты Лилия Фәизова, Регина Исмәтуллина эшләрне тикшергәндә бернинди фамилия дә, укучының каян икәнлеген дә күрә алмадылар.
Нәтиҗәләр буенча 7 җиңүче укучы (икесе ике фәннән дә беренче) Казанга регионара олимпиадага юл алачаклар. Алар – Диана Хөснетдинова (Төмәннең 52 нче урта мәктәбе), Диана Агунова (Төмән округының Индрәй урта мәктәбе), Эвелина Әхмәтчанова (Вагай округының Юрмы урта мәктәбе), Яна Назырова (Тубыл шәһәренең 15 нче урта мәктәбе), Камилә Барсукова (Тубыл округының Вәчир урта мәктәбе), Умар Бәширов (Төмән округының Талымхан урта мәктәбе), Ләйлә Фазылова (Тубыл округының Вәчир урта мәктәбе).
Жюри нәтиҗәләреннән күренгәнчә, быел иң сәләтле укучылар Тубыл һәм Вагай округларыннан, Тубыл шәһәреннән килгәнлеге аңлашыла. Төмән округы да сынатырга теләми. Ләкин элекке еллардан шактый аерма сизелә. Ә инде Яркәү, Ялутор округындагы этномәдәни мәктәпләргә татар теле һәм әдәбиятын укыту дәрәҗәсе турында ныклап уйланырга кирәк.
Төрле мәктәпләрдә укыту программасында татар теле һәм әдәбияты сәгатьләре төрлечә куелган. Татар җанлы җитәкче һәм үз эшенә бирелгән укытучы булган белем йортларында олимпиада призерлары, җиңүчеләре үсә, укучыларга өлкә күләмендәге ярышларда катнашырлык белем бирелә. Барлык укучы һәм аларны әзерләүче укытучыларга, әти-әниләренә олы рәхмәт җиткерәсе килә. Алар – милләтебезне саклаучылар. Ә инде җиңүчеләр өчен аеруча горурланабыз һәм аларга төбәкара, халыкара бәйгеләрдә уңышлар телибез».