Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Июльдә отышлы, гыйнварда – юк»: 2026 елда кайчан отпускка чыгарга һәм кая барырга?

2026 елда Татарстан халкын 244 эш көне һәм 121 ял/бәйрәм көне көтә. Яңа елда татарстанлыларның ничек ял итәчәге һәм отпуск алу өчен кайсы айлар иң отышлы булуы турында – «Татар-информ» күзәтүендә.

Татарстанлыларны Яңа ел каникулларыннан тыш тагын ун бәйрәм көне көтә

Россиялеләр өчен 2026 ел рекордлы озынлыктагы Яңа ел каникуллары белән башланды. Алар иске елның соңгы көнендә башланып, 11 гыйнварны да кертеп, 12 көнгә сузылачак. Татарстан Хезмәт министрлыгының җитештерү календареннан күренгәнчә, чираттагы бәйрәм көне 23 февральгә – Ватанны саклаучылар көненә туры киләчәк.

Календарьдә 40, 39, 36, 35 һәм 24 сәгатьлек эш атналары өчен айлык, кварталлык һәм еллык эш вакыты нормалары, шулай ук шимбә-якшәмбе ял көннәре булган биш көнлек эш атнасындагы эш һәм ял көннәре саны күрсәтелгән. Моннан тыш, бәйрәм алды көннәрендә эш вакытының бер сәгатькә кыскартылуы да исәпкә алынган.

2026 елда Татарстанда түбәндәге көннәр бәйрәм яллары булачак:

  • 1–6 һәм 8 гыйнвар Яңа ел каникуллары (3 гыйнвар шимбәгә туры килү сәбәпле, 9 гыйнвар да ял көне дип билгеләнде. 4 гыйнвардагы якшәмбе ялы исә узган елның 31 декабренә күчерелде);
  • 7 гыйнвар – Раштуа (Рождество);
  • 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне;
  • 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне;
  • 20 март – Ураза бәйрәме;
  • 1 май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме;
  • 9 май – Җиңү көне;
  • 27 май – Корбан бәйрәме;
  • 12 июнь – Россия көне;
  • 30 август – Татарстан Республикасы көне;
  • 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне;
  • 6 ноябрь – Татарстан Конституциясе көне.

Фото: © «Татар-информ»

«Отпуск өчен иң отышсыз айлар – гыйнвар, февраль һәм май»

Ял һәм бәйрәм көннәрен барладык, хәзер отпускны планлаштыру турында уйларга була. 2026 елда ял итү өчен кайсы айлар иң файдалы һәм кайсылары отышсыз булуы турында «Татар-информ»га SuperJob сервисының юридик практика җитәкчесе Александр Южалин сөйләде.

«Башта отпуск өчен айның отышлы яки отышсыз булуы нәрсәгә бәйле икәнен искә төшерик. Айда эш көннәре никадәр азрак булса, билгеләнгән айлык хезмәт хакы (оклад) алучы хезмәткәрләр өчен отпуск алу шундый ук дәрәҗәдә отышсыз булачак. Чөнки канун буенча айда өстәмә ял яисә бәйрәм көннәре булу оклад күләменә тәэсир итми. Башкача әйткәндә, айдагы эш көннәре саны төрлечә булырга мөмкин, ә хезмәт хакы үзгәрешсез кала», – дип билгеләп үтте ул.

Белгеч аңлатканча, отпуск һәрвакыт бер үк кагыйдәләр буенча – хезмәткәрнең уртача хезмәт хакыннан чыгып түләнә. Шуннан чыгып, отпускның отышлы булуын белү өчен, шул айдагы бер көнлек керемегезне уртача көнлек хезмәт хакы белән чагыштырырга кирәк. Бер эш көне бәясе уртача көнлек керемнән югарырак булган айда эшләп калу яхшырак, ә бу күрсәткечләр тигез яки уртача көнлек керем югарырак булган очракта отпуск алу отышлы булачак.

«Бу мантыйкка таянсак, 2026 елда отпуск өчен иң кулай ай – июль. Гыйнвар айлары исә традицион рәвештә иң отышсызы булып кала, май һәм февраль айлары да шундый ук. Әгәр сез отпускны бу айларда алырга уйласагыз, хезмәт хакы белән чагыштырганда акчагызны югалтырга мөмкинсез. Бу айларда эшләп, тулы хезмәт хакы алу яхшырак», – диде Южалин.

Калган айлар отышлылык ягыннан уртача санала – аларда акчаны күп югалтмыйча ялга чыгарга мөмкин.

«Яңа ел каникулларын отпуск исәбенә озайтырга теләсәгез, гыйнвар өчен керемегез кимүен истә тотыгыз. Яңа ел бәйрәмнәрен декабрь ахырында отпуск алып озайту күпкә отышлырак», – дип өстәде Александр Южалин.

Фото: © «Татар-информ»

«Компенсация күзлегеннән караганда иң отышлы айлар – апрель, июль һәм октябрь»

hh.ru сервисының хезмәт хокукы буенча юристы Дарья Ерзина «Татар-информ»га хәбәр иткәнчә, түләүләр ягыннан иң файдалы айлар – апрель, июль һәм октябрь. Бу айларда өстәмә бәйрәмнәр юк һәм эш көннәре саны максималь дәрәҗәдә. Ул шулай ук гыйнвар, май һәм июнь айларында отпуск алуның матди ягыннан отышсыз булуын искәртте.

Эксперт сүзләренчә, финанс ягы иң мөһиме икән, отпускны эш көннәре күп булган айларга планлаштырырга кирәк. Дарья Ерзина бәйрәмнәр исәбенә озаграк ял итәргә теләүчеләргә дә киңәш бирде.

«Ялны нәтиҗәле итү өчен, аны озын бәйрәмнәр белән берләштерү тәкъдим ителә. Мәсәлән, Яңа ел каникулларыннан соң ук (12 гыйнвардан 18енә кадәр) бер атналык отпуск алсагыз, отпуск көннәрен аз сарыф итеп, 19 көн өзлексез ял итәргә мөмкин. Шундый ук алым май һәм июнь айларында да эшли», – дип билгеләп үтте ул.

Фото: © «Татар-информ»

Кышын Сочи, Эльбрус һәм Шерегеш тау чаңгысы курортларына кызыксыну арта

hh.ru һәм «Островок» сервисы уздырган бергәләп үткәрелгән тикшеренү нәтиҗәләре буенча, 2025 елда ял итү өчен җәй айлары иң популяр булган. Иң күп кеше июль (57 процент) һәм август (49 процент) айларында ял иткән. Июнь аен сайлаучылар – 39 процент, сентябрьдә ял итүчеләр 32 процент тәшкил иткән.

Юлламаларны һәм билетларны кулай бәядән алу өчен, ял урынын алдан билгеләргә кирәк.

«Сәяхәт юнәлешен сайлау чорга бәйле: җәен һәм «бәрхет сезон»да пляж курортлары – Краснодар крае һәм Кырым, чит илләрдән Абхазия һәм Төркия алдынгы урында. Кышын Сочи, Эльбрус, Шерегеш тау чаңгысы курортларына, шулай ук Карелия һәм Мурманск өлкәсе кебек төньяк юнәлешләргә кызыксыну арта. Сезоннар арасында туристлар бай экскурсия һәм гастрономия программалары булган шәһәрләрне сайлый», – дип билгеләп үтте «Островок» сервисының идарәче директоры Дарья Кочеткова.

Фото: © «Татар-информ»

Татарстанлыларның 19 проценты ял өчен 100 мең сумнан артык акча сарыф итәргә әзер

Шул ук тикшеренү күрсәткәнчә, Татарстанда яшәүчеләр җәйге ял өчен Россия эчендә күбрәк Краснодар краен, Кырым һәм Алтай краен сайлый. Чит илләр арасында Төркия, Абхазия һәм Таиланд беренче урыннарда. Шулай ук Беларусь, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Кытай да популяр юнәлешләр рәтендә.

Ял итүнең иң популяр төре – комлыкта ял итү, аны татарстанлыларның яртысыннан күбрәге (53 процент) сайлаган. Икенче урында – актив ял (сәфәрләр, велосипед турлары, тау экскурсияләре) – 38 процент. Өченче урында – экскурсия турлары (34 процент). Шулай ук кешеләр спа-отельләргә, санаторийларга (31 процент), өйдә яки дачада ял итүгә (21 процент) өстенлек бирә.

2025 елда сораштыруда катнашкан татарстанлыларның 19 проценты ял өчен 100 мең сумнан артык акча сарыф итәргә әзер булган. 14 проценты – 80-100 мең, 11-әр проценты – 20-40 мең, 40-60 мең һәм 60-80 мең сум тотарга ниятләгән. Тагын 10 процент респондент 20 мең сумга кадәрге эконом-ялны өстен күрүен белдергән.

Наталья Рыбакова, «Татар-информ»

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *