Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Артем Кәримов бабасы Фатих Кәрим һәйкәле янында: Ул җырын ахырына кадәр җырлый алмады

9 гыйнвар — күренекле татар шагыйре, патриот, фронтовик Фатих Кәримнең туган көне.

Узган елның 8 маенда, Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев катнашуында Фатих Кәримгә һәйкәл ачылган иде. Быел шагыйрьне искә алу, аңа чәчәкләр кую шушы һәйкәл янында узды.

Бу очрашуда Татарстанның халык шагыйре, РФ Дәүләт премиясе лауреаты Ренат Харис, гаиләсе белән шагыйрьнең оныгы Артем Кәримов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флюра Дәминова, 36 нчы гимназия укучылары (1942 елда бу бинада госпиталь урнашкан булган һәм анда Фәтих Кәрим яраланганнан соң дәваланган), дуслары һәм шигърият сөючеләр катнашты.

«Безнең республика үзенең тугры улы, патриот һәм солдат турындагы истәлекне кадерләп саклый. Шагыйрь үз җырын ахырына кадәр җырлап бетерә алмады, ләкин ул җыр аның шигырьләрендә, күрсәткән батырлыгында һәм безнең йөрәкләрдә мәңге яшәр», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә бабасы турында Артем Кәримов.

  • Шагыйрьнең язмышы бик катлаулы: ул дүрт ел тоткынлыкта була, өч елдан артык сугыш кырында көрәшә, өч тапкыр яралана. Фатих Кәримне ике орден белән бүләклиләр.
  • Шагыйрь 1945 елның 19 февралендә Кёнигсберг янындагы аяусыз сугышта геройларча һәлак була. Гадәттә, шагыйрьнең туган көнендә якыннары, дуслары һәм иҗатын сөючеләр җыелып, аны искә алалар.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *