Татарстанда педагогларга 560 миллион сумга планшетлар сатып алачаклар
Педагогларга электрон журналлар һәм белем бирү контенты белән эшләү өчен планшет компьютерлар сатып алуга федераль һәм Татарстан бюджетыннан 2026, 2027 һәм 2028 елларда 80 336,4 мең сум, 274 138,7 мең сум һәм 208 972,1 мең сум бүлеп бирелгән. Бу хакта ТР Финанс министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Социаль өлкә тармакларында цифрлы платформалар» федераль проекты гражданнар, бизнес һәм дәүләт арасындагы хезмәттәшлекнең платформалы моделен кертү өчен булдырылган.
Проект кысаларында 2030 елга «Минем мәктәп», «Университетлар», «Фән», «Имин мохит» һәм «Акыллы шәһәр» тармак платформаларын булдыру планлаштырыла. Барлык мәктәпләр һәм көллиятләр заманча ИТ-инфраструктура һәм Wi-Fi элемтәсенә тоташу мөмкинлеге белән тәэмин ителәчәк. 634 мең укытучыга Россиядә ясалган планшетлар биреләчәк.
Проект белем бирү процессын цифрлаштыруга һәм мәктәпләр, университетлар, фәнни оешмалар һәм дәүләт структуралары арасындагы үзара хезмәттәшлекнең сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән.