Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Казан Яңа ел каникулларында туристлардан 1,5 миллиард сум акча эшләгән

Татарстан башкаласы Яңа ел бәйрәмнәрендә Россиянең төрле почмакларыннан 200 меңнән артык турист кабул итте. Киләчәктә Казан шәһәре ил күләмендә Яңа елны каршылау өчен иң популяр юнәлешләрнең берсе булырга исәп тота. Казан халкы һәм кунаклары өчен бәйрәмнәр нәрсә белән истә калды һәм шәһәр киләсе Яңа елга ничек әзерләнәчәк – «Татар-информ» материалында.

Туристлар агымы 17 процентка арткан

Узган елның 31 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр Татарстан башкаласына 200 меңнән артык турист килгән, бу үткән ел белән чагыштырганда 16,7 процентка күбрәк. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казанның туризмны үстерү комитеты директоры Александр Шавлиашвили Сбераналитика мәгълүматларына таянып хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, туристларның кунакханә, туклану һәм ял итүгә тотылган чыгымнары чыгымнары Казанда 1,5 млрд сумнан артык тәшкил иткән.

Фото: © kzn.ru

Шавлиашвили бәйрәмнәрдә шәһәр кунакханәләренең тулу дәрәҗәсе уртача 60 процент тәшкил иткән, ә кунаклар күпләп килгән көннәрдә – 3 һәм 4 гыйнварда – бу күрсәткеч 90 проценттан артып киткән, дип өстәде. Әмма ул бу мәгълүматларны туристлар агымын тулысынча чагылдырмый дип билгеләп үтте, чөнки алар хәзерге вакытта канун кысаларыннан читтә калган фатирларны тәүлекләп арендага бирүне исәпкә алмый, дип билгеләп үтте.

«Сезон уңышлы узды. 200 меңнән артык турист – ел башы өчен өметле күрсәткеч. Бу безнең отельерларның, рестораторларның һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе предприятиеләре керемнәре. Яңа елда туристлар агымын стимуллаштыру буенча идеяләр көтәбез. Фатирларны тапшыруның соры базары буенча эш алып барырга кирәк», – дип шәрехләде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.

Фото: rais.tatarstan.ru

«Бияләй» ярминкәсе ел саен уздырылырга мөмкин

Шавлиашвили бәйрәмнәрдә шәһәр халкы һәм кунаклары өчен бай мәдәни программа әзерләнүе турында сөйләде.

«Туристлар шәһәрнең төп мәйданчыкларында: үзәк чыршыда, шәһәрнең төп шугалагында, Кыш Бабай гастрольләрендә, театр тамашаларында һәм яңартылган Мәскәү базарындагы вакыйгаларда, шулай ук башка күңел ачуларда актив катнашты», – дип санап үтте ул.

24 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр «Әкият» курчак театры янындагы паркта узган беренче «Бияләй» Яңа ел ярминкәсе сезонның иң якты вакыйгаларының берсе булды. 15 көн эшләү дәверендә бу ярминкәгә 200 меңнән артык кеше килгән.

«Килүчеләр саны буенча да, икътисади күрсәткечләр буенча да нәтиҗәләр проектның югары потенциалын раслый. Ярминкәне ел саен уздыру өчен барлык мөмкинлекләр бар», – дип белдерде Шавлиашвили.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Россиядә Яңа елны каршылау өчен өстенлекле урыннарның берсе буларак Казанның тотрыклы образын формалаштыру»

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, быел туристларны күбрәк җәлеп итү өчен Казанда алдан ук Яңа ел шәһәре буенча махсус гид әзерләгәннәр, ул барлык төп туристлык объектларында да таратылган.

«Безнең бурыч – Казанның Россиядә яңа елны каршылау өчен иң популяр юнәлешләрнең берсе буларак тотрыклы образын формалаштыру», – дип ассызыклады туризмны үстерү комитеты директоры.

Моның өчен Казанның Яңа ел чараларына чаралар турында мәгълүмат Татарстанда гына түгел, Россиянең башка шәһәрләрендә һәм төбәкләрендә дә таратылачак, ә вакыйгалар планлаштыру стадиясендә үк элеккегә караганда масштаблырак булачак.

Фото: © kzn.ru

Бу атнада Казанда Чаңгы узышлары буенча Россия Кубогының VI этабы узачак

Шәһәрнең Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов Казанда бу атнада узачак зур чара – чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогының VI этабы турында сөйләде. Гарипов сүзләренчә, ул 15-18 гыйнвар көннәрендә узачак.

«Безнең шәһәр быелгы беренче Бөтенроссия стартын кабул итәчәк – чаңгы узышлары буенча Россия Кубогының VI этабы, ул «Тынычлык» бистәсендәге чаңгы – биатлон комплексы базасында узачак», - дип сөйләде комитет рәисе.

Ул билгеләп үткәнчә, ярышлар Казанда инде өченче ел уза һәм бу юлы медальләр өчен Россиянең 32 төбәгеннән һәм Беларусьтән 230 спортчы көрәшәчәк.

«Татар-информ», Александр Хевронин

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *