Рөстәм Галиуллин «Сөт» китабы турында: Безнең нәшриятыбызның бизәге
Шагыйрә, язучы Луиза Янсуарның «Сөт» дип аталган яңа китабы Татарстан нәшриятының бизәге булып тора. Бу турыда китапны тәкъдим итү чарасында Татарстан китап нәшрияты җитәкчесе Рөстәм Галиуллин әйтте. Презентация бүген «Татмедиа»ның беренче катында урнашкан «Әдәби кафе»да булды.
«Казан утлары»нда эшләгәндә безгә Луизаның «Минем чәчем җиде толым» романы килеп керде. Гап-гади роман шикелле. Безнең тормыш, безнең буын, безнең кичерешләр. Ләкин ул шул хәтле тәэсир итте. Җәй көне кояшны болыт каплый да караңгылана бит. Шул болыт китүгә күзгә күренеп дөнья яктыра. Шуның шикелле ул роман елның бизәге булды. Чөнки аның үзәгендә кеше тора. Кеше, аның кичерешләре, аның табигате. Әдәбиятның да төп бурычы – кеше, кешенең кичерешләре. Бу «Сөт» дигән китабы да нәкъ шундый. Анда үзеңнең төрле халәтеңдә, төрле вакытыңда җавап таба торган шигырьләр бар. Безнең нәшриятыбызның бизәге һәм үз вакытында чыккан китап», – дип сөйләде Татарстан китап нәшрияты директоры.
Шулай ук Рөстәм Галиуллин Луиза Янсуарны яңа китабы дөнья күрүе белән котлады. «Авторны, укучыларны шушы затлы, сыйфатлы китап чыгу белән тәбрик итәм. Китапка эпиграф итеп алынган Дәрдемәнднең «Сөт калыр, Ватаның китәр» дигән сүзләре юкка гына түгелдер. Ул, Луизаның иҗатын бик яхшы белгәнлектән, аның гомер буе озата барган девизы шикелле», – дип сөйләде Рөстәм Галиуллин.