Мөхәммәтшин Яшьләр парламентының Татарстанның икътисади үсешендәге ролен билгеләп үтте
Хәзерге вакытта булган барлык кыенлыкларга карамастан, Татарстан Россиядә икътисади һәм социаль үсеш күрсәткечләре буенча алдынгы позицияләрдә тора. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика яшьләр парламенты утырышында белдерде.
«Бу минем бәя түгел. Бу Владимир Владимирович Путинның бәясе. Татарстан Республикасы – Россия Федерациясенең терәк төбәге, диде ул», - дип өстәде Мөхәммәтшин.
Ул ассызыклаганча, бу бәягә ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты да зур өлеш керткән.
«Сез киләчәктә дә иҗтимагый, закон чыгару, волонтерлык эшчәнлегендә актив катнашырсыз, оригиналь чаралар тәкъдим итәрсез, республика яшьләре һәм Татарстанның барлык күпмилләтле халкы мәнфәгатьләрендә эшләрсез, дип ышанам. Яшьләр парламенты республиканың мөһим вакыйгаларга бай иҗтимагый-сәяси тормышыннан читтә калмас, дип уйлыйм», – дип йомгаклады сүзен ТР Дәүләт Советы Рәисе.