Татарстанлыларга быелдан диспансеризация узу процедурасы үзгәрү турында сөйләделәр
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында быелдан диспансеризация узу процедурасына берничә үзгәреш кертелү турында сөйләделәр.
Яңалыкларның берсе – атеросклероз авыруын профилактикалау өчен 40 яше тулмаган кешеләрнең липопротеин дәрәҗәсен һәм липид профилен тикшерү. 21-49 яшьлек хатын-кызлар биш елга бер тапкыр аналык муентыгы яман шеше килеп чыгу ихтималына тәэсир итә торган папиллома вирусы булу-булмауны тикшерә торган тест узачак. Моннан тыш, гипертония һәм диабет белән авыручыларга кайбер очракларда телемедицина технологияләре ярдәмендә диспансеризация узарга рөхсәт ителде.
Ведомство мәгълүматларына караганда, 2025 елда диспансеризация узганда республикада яшәүчеләрдә 100 меңнән артык төрле авыру табылган. Якынча һәр унынчы татарстанлыда теге яки бу авыру үсеше куркынычы зур булу ачыкланган.
Исегезгә төшерик, диспансеризация «Озын һәм актив тормыш» һәм «Гаилә» илкүләм проектлары кысаларында бушлай үткәрелә. Тикшерү узу ешлыгы яшькә карап билгеләнә. 18 яшьтән 39 яшькә кадәр гражданнар өч елга бер тапкыр диспансеризация уза, ә 40 яшьтән башлап тикшерү ел саен үткәрелә. 2026 елда 1987, 1990, 1993, 1996, 1999, 2002, 2005 һәм 2008 елларда туган кешеләр диспансеризация узарга чакырыла.
Стандарт тикшерү тәртибенә буй озынлыгын, тән авырлыгын, кан басымын үлчәү, кан анализлары бирү, флюорография һәм эхокардиография узу керә.