Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Мамадыш фермеры Алмаз Якупов: Кечкенә хуҗалыкларда үзкыйммәт проблемасы һәрвакыт булды

Мамадыш районы Норма авылыннан фермер Алмаз Якупов сөтнең үз кыйммәте кимү белән бәйле фикерләрен әйтте. Бүген ул Татарстанның фермерлар, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе утырышында чыгыш ясады.

«Сөтнең бәясе төште, үзкыйммәтнең сату бәясе белән тәңгәллеге туры килми. Бу вазгыятьтә зур хуҗалыклар әле яши ала, вак хуҗалыкларга бик авыр. Элек сөтне 43 сумнан сатып алалар иде бездән, октябрьгә кадәр шулай барды әле, соңгы өч-дүрт айда 34 сумнан гына алдылар. Кечкенә хуҗалыкларда үзкыйммәт проблемасы һәрвакыт бар инде», – диде Алмаз Якупов.

Аның сүзләренчә, кечкенә фермер хуҗалыкларының кереме саклануын уйлаганда, сөтне үзләренә эшкәртү хәерле. «Безгә үзебезнең сөтне сатарга кирәк», – ди фермер. Журналистлар белән әңгәмә вакытында ул моның өчен кибетләрдә фермер продукциясе өчен аерым суыткычлар куйдырырга кирәклеген дә әйтте.

Ул бөтен продукциянең экспертиза аша үтүен дә искәртте. «Безнең бөтен әйбер үтә күренмәле – «Меркурий» системасы, салым базасы. Акча хәрәкәте тулаем күренә. Субсидия юллау – зур мәсьәлә хәзер, документлар эше мәшәкатьле. күп вакытны ала. Терлеге 50 баштан артык икән, аларда әле башка «математика», ә әгәр 50 баштан кимрәк икән, без үзебезнең сөтне сатарга мәҗбүр, юкса, бүгенге вазгыятьтә исән кала алмыйбыз без», – дип белдерде Алмаз Якупов.

Ул инде дүрт елдан артык шушы тармакта эшләвен, аңа кадәр Эчке эшләр министрлыгы структурасында 20 ел хезмәт иткәнен әйтеп узды. Аның хуҗалыгында бүген 40 баш мөгезле эре терлек, 25 савым сыеры исәпләнә.

«Былтыр 204 мең литр сөт тапшырдык, октябрьдән сөтне эшкәртә башладык. Якынча 5 тоннага якын эшкәрттек: 135 кг атланмай, 514 кг эремчек, 300 кг каймак, 59 кг куертылган сөт җитештерелде», – диде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *