Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Мәктәптә X сыйныфка ике имтихан тапшырып кына кабул итмәячәкләр

Татарстан – X сыйныфтан соң ике имтихан (математика, рус теле) тапшырып, көллият-техникумнарга укырга керү буенча экспериментта катнашучы төбәкләрнең берсе. Әлеге тәҗрибә өчен махсус урта һөнәри уку йортлары билгеләнгән. Исемлектә барлыгы – 51 көллият. Тик ике имтихан тапшырып кына X сыйныфта калып булмаячак. Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов экспериментның нечкәлекләрен аңлатты.

«X сыйныфта калырга һәм экспериментта катнашмаган, көллият-техникумнарга керергә теләгән укучылар өчен элеккечә дүрт предметтан (ике мәҗбүри һәм теләк буенча сайланган ике) имтихан тапшырырга кирәк булачак. Әгәр укучы башта ике предметтан гына имтихан тапшырып, эксперимент өчен билгеләнгән көллияткә керергә уйлаган булса, аннары карарын үзгәртеп, мәктәптә калырга уйлый икән, ул очракта X класста кала алмый. Шулай ук ике имтихан тапшырган килеш экспериментта катнашмаган уку йортына да кереп булмый, шуңа күрә төптән яхшылап уйларга кирәк», – дип кисәтте Рәмис Мөҗипов.

Ул дүрт имтихан нәтиҗәләре булган аттестат күбрәк хокуклар бирүен искәртте. Андый аттестат белән X сыйныфта да калырга мөмкин, урта уку йортларына теләсә кайсы белгечлеккә дә кереп булачак.

Әгәр башта экспериментта катнашу нияте булып, соңыннан ул уеннан кире кайткан укучыларга йомгаклау аттестациясе барышында тагын калган имтиханнарны тапшыру мөмкинлеге бирелә. «Быел Төп дәүләт имтиханын тапшыручылар 1 мартка кадәр нинди карарга килгәннәре турында гариза язып тапшырырга тиеш. Карарны үзгәрткән очракта, сынауга ике атна кала имтихан комиссиясенә бу хакта гариза язып кертергә кирәк.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *