Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Депутат Максим Топилин Апас районында теплица хуҗалыгының эшен бәяләде

РФ Дәүләт Думасы депутаты, икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин Татарстанның Апас районында булды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына парламентарийның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Сәфәр кысаларында ул 15 елдан артык теплица производствосы белән шөгыльләнүче эшмәкәр Лилия Зәйнуллина хуҗалыгы белән танышты. Аның авыл хуҗалыгы җирләренең гомуми мәйданы 6,5 гектар тәшкил итә, шуның 3,2 гектарын теплицалар били. Сезонга бәйле рәвештә, биредә яшелчәләр һәм берьеллык чәчәкләр үстерәләр. Продукция Татарстанда сатыла, ә чәчәкләрне Төмән, Ульяновск, Димитровград, Ижевск һәм Чувашиягә озаталар.

Элеккеге татар теле укытучысы Лилия Зәйнуллина дәүләт программаларында актив катнаша, технологияләрне камилләштерә һәм җитештерүне киңәйтә. Үз чиратында, республика теплицаларга илтә торган юлны төзекләндергән, бу чыгымнарны киметә һәм продукциянең үтемлелеген арттыра.

Фото: Максим Топилинның матбугат хезмәте

«Бизнесны үстерү өчен мөмкинлекләр «Бердәм Россия» партиясенең Халык программасында билгеләнгән, партия яңа чаралар кертү, шул исәптән грантлар, ташламалы кредитлар һәм административ киртәләрне киметү аша кече һәм урта бизнеска актив ярдәм итә. Лилия Зәйнуллина – эш кешесе. Аңа һәм профессионаллар командасына уңышлар телим!» - дип искәртте Топилин.

Моннан тыш, парламентарий бюджет өлкәсендә эшләүчеләр, яшь гаиләләр, ятим балалар һәм «Арендалы торак» программасында катнашучылар өчен төзелгән 24 фатирлы йортны тантаналы рәвештә файдалануга тапшыруда катнашты. Матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, гражданнарның торак белән тәэмин ителешен арттыру «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты бурычларына керә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *