Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстан Язучылар берлегендә Халисә Мөдәррисованың яңа китабын тәкъдим иттеләр

Татарстан Язучылар берлегендә шагыйрә, язучы, драматург, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Һади Такташ исемендәге әдәби премия лауреаты Халисә Мөдәррисованың «Сүзләр, йөзләр, эзләр» китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Очрашу берлекнең киңәшмәләр залында, түгәрәк өстәл форматында үткәрелде. Иң элек Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе, Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла сүз алды.

«Очрашу фикер алышу форматында барыр. Үзем әле китапны укып чыга алмадым. Ләкин Халисә Мөдәррисованың иҗаты белән танышбыз, аның әсәрләренең күбесе «Казан утлары» журналында да дөнья күрде. Әлеге яңа китабында аның истәлекләре урын алган. Наҗар Нәҗми, Хәйдәр Бигичев, Фәридә Кудашева кебек олпат шәхесләр һәм башка күренекле замандашлар турында язмалары кергән. Ул алар хакында бик кызыклы итеп язган һәм төрле вакыйгаларны сурәтләгән, портрет-язмалар тәкъдим иткән», – дип белдерде Ркаил Зәйдулла һәм китап авторына гөлләмә бүләк итте.

Әдәби-мәдәни чарада шулай ук Татарстан китап нәшриятыннан әдәбият белгече, язучы, шагыйрь һәм драматург Галимҗан Гыйльманов та бар иде.

«Бу китап Татарстан китап нәшриятының еллык планы нигезенә дөнья күрде. Матур әдәбият редакциясе буенча басмаханәдә нәшер ителде. Халисә Мөдәррисова – Башкортстанның татар әдәбиятында күренекле хатын-кыз язучыларның берсе. Үзенең зыялы булуы, тормыш юлы һәм фикер йөртүе белән дә автор игътибарга лаек. Минемчә, «Сүзләр, йөзләр, эзләр»дәге истәлекләр – хәтер-хатирә язмалары гына түгел, ә күпмедер дәрәҗәдә әдәби әсәрләр дә. Язучыларыбызның, җырчыларыбызның образларын шулкадәр уңышлы һәм җитди тудыра белү өчен чыннан да әдип булу кирәк», – диде ул.

Чыгышы азагында Галимҗан Гыйльманов: «Бу әсәрләрнең кыйммәте шунда – алар безгә өр-яңа материал бирә», – дип тә өстәде.

Сөйләшү барышында Халисә Мөдәррисова үзе әйтүенчә, китапта язылганнар автобиографик рухта һәм алар булган хәлләрне, вакыйгаларны сурәтли.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *