Автор-башкаручы Нияз Сафиуллин Баулыда баянда уйнау буенча осталык дәресе күрсәтте
Төрле эчтәлектәге мастер-класслар үткәрү, булган тәҗрибә, белгән һөнәреңне өйрәтеп, үсеп килүче буынга күрсәтү файдалы да, изге дә гамәл. Шундый осталык дәресе Баулының Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты каршында эшләп килүче Рәзил Фәррәхетдинов җитәкләгән «Тальян моңнары» яшь тальянчылары ансамбле өчен дә оештырылды, дип хәбәр итә «Баулы-информ» сайты.
«Тальян моңнары» яшь тальянчылар ансамбленә уннан артык яшүсмер йөри. Ансамбль күптән түгел генә оешып эшли башлавына да карамастан, яшь тальянчылар бик күп бәйгеләрдә катнашып, уңышларга да ирешергә өлгерде. Ә осталык дәресе алар өчен истә калырлык җылы очрашу да булды. Якташыбыз, автор-башкаручы, виртуоз баянчы Нияз Сафиуллин тальянчы яшь музыкантлар белән матур әңгәмә корды. Очрашу барышында Нияз Рамил улы балачак хатирәләрен дә искә төшерде, бүгенге иҗаты, сәхнә тормышы хакында да сөйләде.
Мастер-класста тагын бер баянчы, татар эстрада сәхнәсе үрләрен яуларга өлгергән Илназ Баязитов та бар иде. Ул да үзенең баянда уйнау осталыгын күрсәтте.