Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Ураза-2026: сәхәр һәм ифтар вакытлары, уразаны нәрсә боза һәм Кадер кичәсе кайчан була

Рамазан ае кайчан башланачак һәм ураза ничә көн дәвам итәчәк?

2026 елда Рамазан ае бүген, 18 февральдә, Кояш баегач башлана. Бүген мөэминнәр беренче тәравих намазын укыячак. Уразага иртәгә, 19 февральдә, керәчәкләр һәм Рамазан ае 19 мартта тәмамлана. Ураза быел 29 көн дәвам итәчәк.

Рамазан аенда уразаның рухи мәгънәсе

Рамазан аенда ураза шәһәдәт, намаз, зәкят һәм хаҗ белән беррәттән Исламның биш баганасы исәбенә керә. Бу айда ураза барлык балигъ булган мөселманнар өчен мәҗбүри санала. Нигезле сәбәпләр аркасында ураза тота алмаган дин тотучылар искәрмә булып тора. Балалар, җитди авырулы кешеләр, йөкле һәм имезүче хатын-кызлар, күптән түгел генә бала тапкан хатын-кызлар, шулай ук юлчылар ураза тотудан азат ителә.

Ураза ашау-эчүдән баш тарту белән генә чикләнми. Уразаның мәгънәсе рухи яктан чистарыну, ихтыяр көчен ныгыту, сабырлык күрсәтү, шәфкатьлелекне үстерү, шулай ук Аллаһ ризалыгына ирешергә омтылудан гыйбарәт.

Моннан тыш, бу айда кылынган һәр яхшылык өчен мөэминнәр, елның башка чорлары белән чагыштырганда, күбрәк савапка ия була. Нәкъ менә шуңа күрә Рамазан аенда мөселманнар гыйбадәт кылуда һәм изге гамәлләрдә аеруча тырышлык күрсәтергә тырышалар.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Уразаны нәрсәләр боза

Шәригать нормалары буенча тәүлекнең якты вакытында ураза тотучыларга түбәндәгеләр тыела:

  • аңлы рәвештә ашау һәм су эчү (әгәр кеше моны онытып эшләсә, ураза бозылмый);
  • интим якынлык кылу;
  • белә торып косу;
  • тәмәке тарту;
  • туклыклы инъекцияләр кертү.

Уразаны нәрсәләр бозмый

Ураза тоту вакытында мөселманнарга рөхсәт ителә:

  • төкерек йоту;
  • кан бирү;
  • юыну, мунчага керү, тешләрне чистарту (су йотмыйча);
  • дару препаратлары инъекциясе (туклыклы булмаган препаратлар).

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Фидия садакасы

Әгәр мөселман билгеле бер сәбәпләр аркасында бер яки берничә көн ураза тота алмаса, аңа Рамазаннан соң шулкадәр үк көн ураза тотарга кирәк булачак. Әгәр дә дин тотучы сәламәтлеге сәбәпле, уразаны гомумән тота алмый икән, аңа уразаның калган һәр көне өчен фидия садакасы түләргә кирәк. 2026 елда Татарстанда аның күләме 450 сум тәшкил итә.

Сәхәр һәм ифтар вакыты

Сәхәр – иртәнге намаз вакыты җитәр алдыннан иртәнге аш. Ул сөннәт булып тора, шуңа күрә мөселманнарга аны калдырмаска киңәш ителә. Сәхәрнең бетү вакыты иртәнге намаз вакыты белән туры килә.

Ифтар - кичке аш, ул кояш баеганнан соң һәм ахшам намазы вакыты кергәннән соң була. Ашауны озакка сузмыйча, намаз укыганчы ук башларга кирәк. Хөрмә һәм су белән авыз ачарга киңәш ителә.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Тәравих – Рамазан ае намазы

Тәравих - махсус намаз, ул бары тик Рамазан аенда гына укыла. Аны дин тотучылар төнге намаздан соң кылалар. Тәравих намазы 20 рәкәгатьтән тора.

Тәравих намазын мәчеттә укырга киңәш ителә, чөнки аны күмәкләп кылган өчен зур савап бирелә. Татарстанда республиканың барлык мәчетләрендә дә әлеге намазлар үткәреләчәк.

«Рамазан-2026»да гомрә – кече хаҗ

Мөмкинлеге булган мөселманнарга Рамазан аенда гомрә хаҗын кылырга киңәш ителә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәдисендә Рамазан аенда гомрә — кече хаҗ кылу зур хаҗ кылуга тиң диелә.

Шуңа күрә күп кенә дин тотучылар кече хаҗга нәкъ менә шушы чорда барырга омтыла.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

2026 елда Кадер кичәсе

Кадер кичәсе Рамазан аенда була. Коръәндә әйтелгәнчә, бу төнне дога кылу – 83 ел буе берөзлексез дога кылуга тиң. Шуңа күрә дин тотучылар бу төнне догада, Коръән укып һәм тәүбә итеп үткәрәләр.

Кадер кичәсенең төгәл көне билгеле түгел. Хәдисләр буенча, аны Рамазанның соңгы 10 төнендә, бигрәк тә так санлы төннәрдә көтәргә кирәк. 2026 елда Кадер кичәсенең 16 марттан 17 мартка каршы төнгә туры килү ихтималы зур.

Фитыр садакасы: 2026 елда садака күләме

Ураза гаетендә бәйрәм намазы алдыннан мөселманнар фитыр садакасы бирергә тиеш. Бу садаканың мәгънәсе Рамазан аенда кылынган вак гөнаһларны гафу итүдән гыйбарәт.

Фитыр садакасын түләү өчен нисаб күләме – 120 мең сум (көмеш буенча), зәкят чыгару өчен нисаб күләме – 940 мең сум (алтын буенча) билгеләнде. Фитыр садакасының иң аз күләме – 200 сум, зәкят чыгарырлык байлыгы булган кешеләргә – 1200 сум.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Ураза гаете – 2026

Быел ураза 29 көн тотыла. Уразаның соңгы көне – 19 мартта. Ураза бәйрәме быел 2026 елның 20 мартына (җомга) туры килә.

Бу көнне мөселманнар мәчетләрдә бәйрәм намазы укый. Шулай ук туганнар белән аралашуга, гаилә бәйләнешләрен ныгытуга, мохтаҗларга ярдәм итүгә һәм башка яхшы гамәлләр кылуга вакыт бүлү киңәш ителә.

«Татар-информ»

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *