Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Апас районында яңа мөхтәсиб сайланды

20 февральдә Апас мөхтәсибәтендә район имамнарының хисап-сайлау киңәшмәсе булды. Утырыш Татарстан Мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, Казанның «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров җитәкчелегендә узды. Әлеге чарада Татарстанның көньяк-көнбатыш төбәге казые, Тәтеш районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов, Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин, күрше-тирә районнарның имам-мөхтәсибләре, шулай ук Апас районы имамнары һәм абыстайлары катнашты.

Көн тәртибендәге төп мәсьәлә яңа имам-мөхтәсиб сайлаудан гыйбарәт булды. Моңа кадәр Апас районы имам-мөхтәсибе ярдәмчесе һәм Кормаш авылы мәчете имам-хатыйбы вазифаларын башкарган Рәис хәзрәт Нигъмәтҗанов кандидатурасын бертавыштан хуплап, район имамнары аның яңа җаваплы вазифада компетентлы булуына һәм җаваплылыгына ышанычларын белдерде. Хәзерге вакытта Апас мөхтәсибәтендә 58 мәчет исәпләнә, шуның 3се район үзәгендә – Апас бистәсендә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 1999нчы елдан Апас районы имам-мөхтәсибе булып 27 ел дәвамында әлеге вазифада Мирхәт хәзрәт Җамалиев хезмәт итте. Равил хәзрәт Зөфәров Мирхәт хәзрәткә күпьеллык намуслы хезмәте һәм районда исламның асыл кыйммәтләрен ныгытуы өчен ихлас рәхмәтләрен белдерде. Мөфти урынбасары Мирхәт хәзрәтнең хезмәтләрен бәяләп аңа Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәтенең «Бердәмлек» медален тапшырды.

  • Апас районының яңа имам-мөхтәсибе Рәис хәзрәт Нигъмәтҗанов 1990нчы елда Яшел Үзән районы Октябрьский бистәсендә дөньяга килә. Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең ветеринария факультетында югары белем ала. 2017нче елда кандидатлык диссертациясен уңышлы яклый һәм ветеринария фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә ия була. Аннары, 2018нче елдан 2022нче елга кадәр, Казан шәһәренең Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсендә белем ала. Хәзерге вакытта Россия ислам институтында «Теология» юнәлеше буенча белем алуын дәвам итә. 2021-2023нче елларда район мәчетләрендә ислам нигезләре мөгаллиме булып эшли.

Җыелыштан соң барлык катнашучылар һәм кунаклар район ифтарына юнәлде. Әлеге чарада 450ләп кеше катнашты: район имамнары һәм абыстайлары, аксакаллар, волонтерлар, эшмәкәрләр, табиблар һәм төрле оешма җитәкчеләре, район мәчетләренең актив мәхәллә әгъзалары, шулай ук махсус хәрби операциядә якыннарын югалткан гаиләләр.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *