Казанның Мәүлетов урамында чыккан янгында бер ир-ат һәлак булган
Казанның Мәүлетов урамында биш катлы йортның соңгы катындагы ике бүлмәле фатирда янгын чыккан. Җиһазлар һәм шәхси әйберләр янган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә сөйләделәр.
Урынга килгән янгын сүндерүчеләр фатирдан ике кешене коткарган. Бинада шулай ук һәлак булган ир-ат гәүдәсе табылган. Зыян күрүчеләрнең һәм һәлак булучының шәхесләре ачыклана.
Хастаханәгә өч кеше: күрше фатирдан 73 яшьлек хатын-кыз, шулай ук коткарылган ир-ат һәм хатын-кыз китерелә.
Янгын чыгу сәбәпләрен Дәүләт янгын күзәтчелеге ачыклый.