Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеменең грантлар бәйгесе башланды

Стратегик диалог һәм партнерлыкка ярдәм итү фонды «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең ел саен үткәрелә торган грантлар бәйгесе башлануы турында игълан итте. Гаризалар агымдагы 2026 елның 1 апреленә кадәр кабул ителәчәк, дип хәбәр итә төркемнең матбугат хезмәте.

Грантлар Россия һәм ислам дөньясы илләре арасындагы диалог һәм партнерлыкка ярдәм итүче проектларга ике төп юнәлеш (мәдәни-гуманитар һәм мәгълүмати-технологик) буенча түләүсез нигездә бирелә.

Конкурста физик затлар (РФ гражданнары), шулай ук билгеләнгән тәртиптә теркәлгән һәм игълан ителгән бәйгедә катнашу турында гаризалар кабул итү срогы тәмамланган вакытка кимендә бер ел эшләүче коммерцияле булмаган оешмалар, фәнни, белем бирү, мәдәни, дини һәм иҗтимагый учреждениеләр, оешмалар катнаша ала. Дәгъвачы үзгәртеп кору һәм ябылу процессында булмаска тиеш.

Һәр мөрәҗәгать итүче бары тик бер генә гариза тапшыра ала, өстәвенә, проект нәтиҗәләрен бастырып чыгару мәҗбүри шарт булып тора. Грант конкурсы нигезләмәсе белән төркемнең сайтында танышырга була. Барлык сораулар буенча түбәндәге электрон почтага мөрәҗәгать итәргә мөмкин: grantgsv@mail.ru.

2023 елдан башлап бәйгегә гомуми күләме 100 миллион сумнан артыграк булган 60ка якын гариза тапшырылган. Элегрәк хупланган проектлар арасында дини мирас урыннары картасын төзү буенча «Татарстанда сакраль туризм: кардагы ислам» тикшеренүен, цивилизацияара диалогта Россиянең күренекле дин белгечләре Рәсүлевләр турында документаль фильмнар төшерүне һәм «Мәдәниятләр диалогы: Россия - Үзбәкстан» яшьләр медиастажировкасын атап үтәргә мөмкин.

«Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме 2006 елда Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән төзелде. Күренекле иҗтимагый-сәяси һәм дәүләт эшлеклеләре – Россиянең элеккеге Премьер-министры Евгений Примаков һәм Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев төркемгә нигез салучылар һәм аның рәистәшләре булды. 2014 елдан Стратегик караш төркемен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкли.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *