Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Дубайда Халыкара Сабан туе узачак

Гарәп илләре татарлары Альянсы җитәкчесе Марсель Әхмәтшин билгеләп үткәнчә, быел кунаклар саны ике тапкырга артыр дип көтелә. Узган ел бәйрәмгә 4,5 мең кеше җыелган булса, быел оештыручылар 8-10 мең кунак кабул итәргә әзерләнә.

«Сабантуй ул – безнең канда. Сабантуй турында сүз күтәрелгәч, каз тәннәренә кадәр чыга. Чит илдә Сабантуйны оештыруда катнашу – зур шәрәф. Без дөньядагы иң текә Сабан туен оештырачакбыз. Бөтен дөнья татарларның кем икәнлеген белергә тиеш, бөтен ресурсларыбызны шуңа юнәлтәчәкбез», – дип белдерде ул.

Сабан туен төп оештыручылар – эшмәкәр Камил Галиуллин һәм Бөтендөнья татар конгрессы. Аның сүзләренчә, башта татарларның кечкенә генә «тусовкасы» буларак башланган чара бүгенге көндә Халыкара Сабантуйларның иң зурысына әверелгән.

«Татарстаннан, башка илләрдән бик күп кеше килә. Сабантуйны берәү дә оештырмый, ул - милләтебезне тәкъдим итүче уртак бәйрәм. Без татарларыбызны яхшы яктан күрсәтү өчен барысын да эшләргә тиеш», – диде Камил Галиуллин.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров хәбәр иткәнчә, Дубайдагы чара быел киңрәк форматта үтәчәк. Ул конгрессның 49 чит илдә һәм Россиянең 82 төбәгендә 523 татар оешмасы эшләвен, дөньякүләм дәрәҗәдә 4 меңнән артык Сабан туе уздырылуын искә төшерде. Шакиров быелгы Сабан туе сезоны нәкъ менә Гарәп Әмирлекләрендә башланып китәчәген белдерде.

«Гарәп татарлары Альянсындагы бөтен гарәп илләрен әлеге Сабан туена җәлеп итәчәкбез. Бәйрәмне 4 апрельдә Дубайда башлыйбыз һәм Австралиянең Сидней шәһәрендә ноябрьдә тәмамлыйбыз», – дип өстәде Данис Шакиров.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, бәйрәмдә бай һәм кызыклы программа көтелә. Кунаклар алдында Татарстанның танылган артистлары Әнвәр Нургалиев, Ильмира Нәгыймова һәм Элвин Грей чыгыш ясаячак. Спорт сөючеләр өчен Көрәш федерациясе катнашында милли көрәш ярышлары оештырыла. Балалар өчен «BC Academy» махсус уен мәйданчыгы әзерли, ә «Туган авылым» комплексы җитәкчеләренең берсе Радик Абдрахманов «Туган батыр» проекты белән таныштырачак.

Оештыручылар искәртеп үткәнчә, бәйрәмгә керү бушлай. Чара 4 апрельдә 16:00 сәгатьтә Safa Park паркында башлана.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *