«Ватаным Татарстан» газетасы Җәлил музей-фатирында шагыйрьнең хатларын укырга чакыра
27 февральдә «Ватаным Татарстан» газетасы Муса Җәлил музей-фатирында каһарман-шагыйрьнең хатларын укырга чакыра.
Узган гасырның 20 нче елларында ул «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасында хезмәт куя. Соңрак та газета белән араны өзми, редакциягә хатлар яза. Шуны да истә тотып һәм каһарман-шагыйрьнең тууына 120 ел тулу уңаеннан газетада февраль «Муса Җәлил айлыгы» дип игълан ителгән.
«Ай дәвамында аның белән бәйле истәлекләрне барладык, укучыларыбызга ул язган хатларны тәкъдим иттек, галимнәр белән аның иҗаты һәм тормыш юлы турында әңгәмәләр кордык. Муса Җәлил – шигърияттә генә түгел, иҗтимагый тормышта да тынгысыз, кыю шәхес, үткен каләм иясе. Аның хатлары аша ул яшәгән чорның сулышын тоярга, шагыйрьнең уй-хисләрен, яшәү кагыйдәләрен аңларга мөмкин», – дип белдерә «Ватаным Татарстан» редакциясе.
Хатлар уку чарасы 27 февраль көнне 10:00 сәгатьтә, Горький урамындагы 17 йортның 4 катында (Муса Җәлилнең музей-фатиры) узачак.