Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Казанда хәйрияче Әсгать Галимҗанов исемендәге премия ияләренең исемнәре аталачак

Хәйрияче һәм меценат Әсгать Галимҗанов исемендәге премия җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 2026 елның 2 мартында Казанда узачак. Оештыручылар булып Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы һәм «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» хәйрия фонды тора.

Премияне алуга 60 гариза килгән, шуларның 37се таләпләргә туры килгән. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча проектлары тотрыклы социаль эффект күрсәтә торган биш лауреат билгеләнәчәк. Һәр җиңүче диплом һәм 250 мең сумга кадәр акча алачак – оешмада кимендә өч ел эшләгән һәм проектны гамәлгә ашыруда актив катнашкан хезмәткәргә 50 мең сум. Финанслауны укытуга, профильле программаларда катнашуга һәм команда компетенцияләрен үстерүгә юнәлтергә мөмкин.

Конкурста республиканың социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалары катнашты, алар кимендә өч ел дәвамында мөһим проектларны гамәлгә ашыралар. Премия төбәктә тормыш сыйфатын күтәрүгә, хәйриячелек һәм иреклелек хәрәкәтен үстерүгә керткән өлешләрен җәмәгатьчелек тарафыннан тану аша коммерциячел булмаган оешмаларны һөнәри үстерү өчен булдырылган.

Чара бөтен Россия буенча балалар йортларына һәм социаль учреждениеләргә системалы ярдәм күрсәткән танылган хәйрияче Әсгать Галимҗановның туган көненә багышлана. Эшчәнлек елларында ул дистәләгән транспорт чарасы алып, шуларны социаль оешмаларга тапшырган. Аның исеме Татарстанда шәхси җаваплылык һәм социаль инициатива символына әверелә.

Көн программасы 11:30 да Меңьеллык мәйданында (Казан циркы каршында) хәйрияче һәйкәленә чәчәкләр салудан башлана. Бүләкләү тантанасы 13:00 дән 14:30 га кадәр К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында (Татарстан ур., 1) узачак. Программада – лауреатларны игълан итү, оештыручылар чыгышлары һәм мәдәни өлеш.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *