Җир куллану өлкәсендә нинди үзгәрешләр бар – күзәтү
Җирнең кулланыш максатларын сайлау мөмкинлекләре арткан
1 марттан Россиядә җир кулланышы белән бәйле законнарга үзгәрешләр үз көченә кергән. 295 нче Федераль Законда үзгәрешләр бар. Элек РФ Шәһәр төзелеше кодексы тарафыннан җайга салынган кайбер нормалар хәзер Җир кодексына күчерелгән.
Элек закон буенча, җир участогын арендага бирү турында килешүдә җир биләмәсенең кулланыш максатын үзгәртү рөхсәт ителмәгән. Ул гомуми чикләү хәзер дә сакланган: шартнамәдә кулланыш төре ничек күрсәтелгән, шулай кала, арендатор аны үзгәртә алмый. Ләкин искәрмә бар: территориянең комплекслы үсеше турында шартнамә төзегән арендаторларга бу чикләү кагылмый.
Үзгәрешләр кабул ителгәнче, моңарчы кулланышта булган җир участогын сатып алган кеше алга таба кулланыш төрен үзе сайлый алмаган. Әгәр элекке участоктан файдалану, җир куллану һәм төзү кагыйдәләренә җавап бирмәгән булса да, җирнең яңа хуҗасы элекке кулланыш төрен сакларга тиеш булган. Бу, үз чиратында, кайчак җир биләмәләре регламент таләпләренә җавап бирмәвенә китергән.
Хәзер исә, яңа нигезләмә буенча, җир хуҗаларына сайлау мөмкинлеге бирелә. Җир элек дөрес файдаланылмаган булса, яңа милекче я элеккечә кулланырга яки шушы территория өчен каралган башка кулланыш максатларын сайларга хокуклы. Бу – аның үз ихтыярында.
Төрле максатларда куллану рөхсәт ителгән җир участокларын берләштерү һәм бүлгәләү процедурасында яңалыклар бар. Элек төгәл хокукый механизм булмаганлыктан, бу эшләрне башкарып булмаган, хәзер исә җир хуҗасы яңа участогы өчен регламентта билгеләнгән кулланыш максатын үзе сайларга хокуклы.
Авыл хуҗалыгы өчен билгеләнешле җирләр әйләнешендә нинди яңалыклар бар?
Авыл хуҗалыгы өчен билгеләнешле җирләрне башка категориягә күчерү тәртибендә үзгәрешләр бар. 1 марттан авыл хуҗалыгы өчен каралган җирләрдән файдалану максатлары федераль закон буенча билгеләнәчәк. Закон кабул ителеп, тулысынча «эшли башлаганчы», авыл хуҗалыгы өчен билгеләнешле җирләрнең кулланыш максатын РФ субъекты хакимият органы карары нигезендә үзгәртергә мөмкин. Элек мондый участокларның файдалынышын үзгәртү рөхсәт ителмәгән.
Хәзер процедура түбәндәге этаплардан тора:
- авыл хуҗалыгы җирен башка категориягә күчерү буенча үтенеч кәгазен субъектның башкарма органы карый;
- әгәр үтенеч кәгазе буенча тискәре җавап килмәсә, субъектның иң югары вазифаи затына авыл хуҗалыгы җирләрен күчерү турында тәкъдим килә;
-
моның белән килешкән очракта, төбәк башлыгы закон чыгару органына инициатива юллый;
-
авыл хуҗалыгы биләмәләрен күчергән очракта, федераль органнар белән 20 көн дәвамында килештерелә;
-
Россия төбәгенең закон чыгару органы авыл хуҗалыгы җирләрен күчерү турында закон кабул итә.
«Авыл хуҗалыгы өчен билгеләнешле җирләрнең әйләнеше турында» 465 нче Федераль Закон нигезендә, тиешенчә файдаланылмаган һәм кулланыштан йолып алынган авыл хуҗалыгы җирләрен ачык сәүдәләшүләргә чыгару тәртибе расланган. Министр сүзләренчә, ихтыяҗ булмаган авыл хуҗалыгы җирләре аукционнарда сатылачак, һәм аларның башлангыч бәясе участокның кадастр бәясеннән чыгып куела. Сату турында игъланны алдан чыгару шарт.
Авыл хуҗалыгы җирләреннән кала, Татарстан милкендә булган башка җир биләмәләрен бер категориядән икенчесенә күчерү Министрлар Кабинеты тарафыннан башкарыла.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Гади халык өчен үзгәрешләр бармы?
Бизнес өчен, югарыда әйткәнебезчә, дәүләт һәм муниципалитет милке саналган җирдән файдаланучылар участокларның кулланыш максатын үзгәртә алмый. Ә гади халык җир участокларын һәм капиталь төзелеш объектларын кайсы максатларда куллануны өстәмә рөхсәтсез һәм килештерүсез мөстәкыйль үзе сайлый ала. Кайбер очракларда, әйтик, җир биләмәсен үзара бүлгәндә, җирнең кулланыш максатын үзгәртү дә рөхсәт ителә.
Бакчачылык участоклары хуҗалары биләмәләренең кулланыш максатын үзләре үзгәртә алмый. Җир хуҗалары үз участокларын яшәү өчен кулланырга дип карар кылса, яки бу җир дәүләткә, җирле хакимияткә кирәк булса гына, аны үзгәртергә мөмкин.
Фәнил Әһлиуллин җирнең кулланышына аерым игътибар кирәклеген искәртте. «Кадастр бәясен билгеләгәндә, аның роле зур. Кадастр кыйммәте дөрес куелмаган, ешрак арттырып билгеләнүгә китергән хаталар аеруча еш ачыклана», – диде.
Җир участогы «күп максатларда кулланыла» дип күрсәтелсә, бәя иң кыйммәт вариантына карап куела. Шуңа күрә җирнең кулланыш төрен, чынлыкта ничек файдаланылса, шулай күрсәтергә чакыралар.