Казанда 8 Март уңаеннан бәйрәм концерты булды
Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәмдә Татарстан Дәүләт симфоник оркестры чыгыш ясады.
«Кадерле хатын-кызлар, әниләр, апалар, коллегалар! 8 Март бәйрәме - яз, матурлык символы, сезгә чиксез ихтирамыбыз һәм соклануыбызны белдерү өчен тагын бер сәбәп булып тора. Мин республика җитәкчелеге, Рәисебез Рөстәм Миңнеханов исеменнән чыгыш ясыйм. Мин - бәхетле кеше, чөнки сезнең алда чыгыш ясау бәхете елмайды. Нык дулкынландым, яхшылап әзерләндем: башарган эшләрегез өчен ничек рәхмәт әйтергә икән дип уйладым?» - диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.
Чакырылган кунаклар арасында республиканың социаль-икътисади үсешенә, мәдәнияткә һәм рухияткә ярдәм итүгә, үсеп килүче буынны тәрбияләүгә һәм гаилә институтын ныгытуга зур өлеш керткән хатын-кызлар бар иде.
Концертка җәмәгать оешмалары вәкилләрен, махсус хәрби операциядә катнашучыларның ата-аналарын, тол хатыннарын һәм туганнарын, Россия Федерациясе, Социалистик Хезмәт Геройларын, Советлар Союзы Геройларының балаларын, шулай ук республика дәүләт хакимияте органнары вәкилләрен чакырдылар.
«Ел саен килә торган 8 Март – ел дәвамында көч бирә, безне язга әзерли, һәркайсыбызга елмаю, өмет бүләк итә торган көн ул», – дип котлады залда утыручыларны республика Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.