Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Казанда 8 Март уңаеннан Татарстан үсешенә зур өлеш керткән хатын-кызлар өчен концерт узды

Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы чара узды. Республиканың барлык районнарыннан һәм шәһәрләреннән килгән гүзәл затлар алдында Татарстан Дәүләт симфоник оркестры чыгыш ясады. Кунаклар арасында төрле өлкәләрдә зур уңышларга ирешкән хатын-кызлар, хезмәт ветераннары һәм җәмәгать эшлеклеләре бар иде.

Тантанада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул республика җитәкчелеге һәм ТР Раисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән залга җыелган хатын-кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады. Спикер бу миссиянең үзе өчен зур горурлык булуын билгеләп үтте. «Мин бәхетле кеше, миңа бүген сезнең алда чыгыш ясауны ышанып тапшырдылар. Нык дулкынландым, сезгә рәхмәт сүзләрен ничек әйтергә икән дип уйладым», – дип мөрәҗәгать итте ул залдагыларга.

Фәрит Мөхәммәтшин 8 Март бәйрәменең яз һәм яңару символы булуын, шулай ук хатын-кызларга чиксез хөрмәт белдерү өчен күркәм бер сәбәп икәнен искәртте. Ул республиканың социаль-икътисади үсешендә хатын-кызларның роле бәяләп бетергесез булуын әйтте. «Кайда гына эшләсәм дә, минем тирә-юнемдә – һәрвакыт хатын-кызлар. Алар төгәлрәк тә, сабыррак та. Сезнең ярдәм белән безнең республика уңышлы үсә», – дип өстәде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Чарага чакырылганнар арасында махсус хәрби операциядә катнашучыларның аналары, тол калган хатыннары һәм туганнары аерым игътибар үзәгендә иде. Шулай ук залда Россия Геройларының, Социалистик Хезмәт Геройларының якыннары һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре утырды. Спикер аларга барлык татарстанлылар исеменнән рәхмәт белдереп, залда утыручыларны аларны алкышлар белән сәламләргә чакырды.

Мөхәммәтшин гаилә институтын ныгыту һәм ана булуның мөһимлегенә дә тукталды. Мәсәлән, узган ел гына да Татарстанда 56 хатын-кыз «Ана даны» медаленә лаек булган, ә 2000 елдан бирле бу бүләкне 1600дән артык кеше алган. Моннан тыш, 2022 елдан тапшырыла башлаган «Ата-ана батырлыгы» медале белән бүгенге көндә җиде һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче 17 гаилә бүләкләнгән.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бәйрәм котлауларына Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева да кушылды. Ул 8 Март бәйрәменең кеше күңеленә язгы кәеф һәм яңа өметләр өстәвен билгеләп үтте. «Бу көн ел буена җитәрлек энергия бирә, безне язга көйли, һәркайсыбызга елмаю һәм өмет бүләк итә», – диде ул үзенең котлау сүзендә.

Ләйлә Фазлыева тантана барышында махсус хәрби операция зонасына барып, хәрбиләр алдында чыгыш ясаучы артист кызларга аерым рәхмәт әйтте. Ул аларга Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Вице-премьер билгеләп үткәнчә, фронт сызыгында хезмәт итүче ир-атларга сәнгать аша җылылык һәм рух күтәренкелеге илтүче кызлар зур хөрмәткә лаек.

Тантаналы кичә Татарстан Дәүләт симфоник оркестрының классик һәм заманча әсәрләреннән торган зур концерт программасы белән дәвам итте.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *