Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«KazanForum»да ислам финанславы хисабына төбәкләр икътисадын үстерү турында сөйләшәчәкләр

Партнерлык финанславын үстерү «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2026» XVII халыкара икътисади форумында дискуссияләрнең төп темаларының берсе булачак. Бу хакта вакыйганы оештыручылар хәбәр итә.

Менә инде ике ел ярым Россиянең дүрт төбәгендә – Башкортстанда, Дагыстанда, Татарстанда һәм Чечняда әлеге төр хезмәтләрне кертү буенча эксперимент үткәрелә. Шул ук вакытта Татарстан партнерлык финанславы операцияләре (килешүләре) күләме буенча алдынгы урыннарда тора.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы мәгълүматы буенча, 2025 елда республикада партнерлык финанславы буенча җәлеп ителгән акчалар күләме алты мәртәбә арткан һәм 34,9 млрд сумга җиткән. Акчаларны урнаштыру буенча операцияләр портфеле 16 процентка артып, 3,6 млрд сумга җиткән, ә җәлеп итү буенча – 41 процентка, ягъни тугыз ай эчендә 6,3 млрд сумга кадәр. Гомумән алганда, Татарстанда ислам һәм партнерлык финанславы стандартларына туры килә торган 14 меңнән артык продукт теркәлгән.

Сбербанк мәгълүматлары буенча, 2025 елда килешүләр саны 2024 ел белән чагыштырганда ике тапкырга арткан, ә ислам финанславы кагыйдәләренә туры килә торган агымдагы счетларга җәлеп ителгән финанслауның гомуми күләме 1,2 тапкырга арткан – 458 млн сумга кадәр.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бу өлкәдәге үсешне билгеләп үтте. «Бу мода түгел – ул ислам дөньясы белән икътисади элемтәләрне ныгыту һәм безнең эшмәкәрләргә заманча финанс инструментларына юл ачу мөмкинлеге», – дип белдерде.

Экспериментта катнашучылар барлык дүрт регионда да акчаларны җәлеп итү һәм урнаштыру буенча партнерлык финанславы килешүләрен үстерәләр.

KazanForum 2026 мәйданчыгында экспертлар, хакимият һәм бизнес вәкилләре партнерлык финанславы практикасын киңәйтүнең алдагы юллары, шул исәптән инструментларны стандартлаштыру, цифрлы карарлар һәм халыкара инвесторларны җәлеп итү турында фикер алышачаклар, сынау регионнары һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләреннән проектлар белән уртаклашачаклар.

Чарага сылтама буенча теркәлергә мөмкин. Теркәлү 2026 елның 30 апреленә кадәр ачык.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *