Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Таян Аллаһка» әдәби бәйгесе ачык дип игълан ителә

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Россия ислам институты һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналы белән берлектә янәдән «Таян Аллаһка» Бөтенроссия әдәби бәйгесен үткәрә. Әлеге конкурс Россия Федерациясендә яшәүче татарлар арасында талантларны барлау һәм берләштерү, аларның иҗади эшчәнлекләрен үстерү максатыннан уздырыла. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Каләм тибрәтүче милләттәшләр арасындагы бәйге өч этапта үтә. 1 нче этап – әсәрләрне кабул итү – 2026 елның 10 мартыннан 31 июльгә кадәр бара. 2 нче этапта жюри әгъзалары әсәрләрне бәяли (2026 елның августы), 3 нче этапта җиңүчеләр билгеле булачак (2026 елның сентябре).

Бәйгедә Россиядә яшәүче 10 яшьтән алып 75 яшькә кадәр теләгән һәр кеше катнаша ала. Төп шарт булып аларның иҗат эше белән профессиональ рәвештә шөгыльләнмәве тора. Бәйгегә профессиональ язучыларның, шагыйрьләрнең, журналистларның әсәрләре һәм язмалары кабул ителми.

Бәйге өч номинациядә үтә: шигърият, чәчмә әсәр һәм публицистик язма. Конкурска тәкъдим ителгән әсәрләр һәм мәкаләләр, татар әдәби телендә язылып, электрон вариантта tatarkonkurs@mail.ru почтасына кабул ителә.

Авторлар эшләрен өч номинациянең берсенә генә җибәрә ала, ягъни бер автор бары бер генә номинациядә катнаша ала. Әсәрләр белән бергә конкурста катнашучы үзе турында кыскача мәгълүмат, адресын һәм телефон номерын җибәрергә тиеш. Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 277-68-26.

Билгеле булганча, 2010 елдан үткәрелә торган «Таян Аллаһка» әдәби бәйгесен танылган татар мәгърифәтчесе, галим һәм дин эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якупов башлап җибәргән иде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *