Алабугада төрле милләт гаиләләре «этночыршы» бәйрәменә җыелды
(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Алабуга шәһәрендә «Иллюзион» кинотеатрында «этночыршы» бәйрәме узды. Бу турыда «Новая Кама» газетасы яза. Бәйрәмне Татарстан Халыклар ассамблесенең Алабуга районындагы вәкиллеге оештырды. Алабугада этник чыршы бәйрәме алтынчы тапкыр үткәрелә. Катнашучылар милли котюмнар кигән, төрле телләрдә котлау, шигырь һәм җырлар яңгыраган. Бу бәйрәмгә төрле милләт гаиләләре һәм балалары килгән иде. «Бу безнең дус һәм тату яшәвебезне күрсәтә. Татарстанда 173 милләт вәкиле яши. Читать дальше...