Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer


Декабрь
2025

Новости за 25.12.2025

Tatar-inform.tatar 

Рөстәм Миңнеханов Россия Үзәк банкының киңәшмәсендә катнашты

Россия Үзәк банкы Рәисе Эльвира Набиуллина белән Ислам финанс учреждениеләренең бухгалтерлык исәбе һәм аудиты оешмасы (AAOIFI) рәисе шейх Ибраһим бин Хәлифа Әл Хәлифа арасында очрашу узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты, дип үзенең Телеграм-каналында ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешма җитәкчеләре утырышында: Эшегез хәйран катлаулы

Бөтендөнья татар конгрессының Татарстандагы җирле оешма җитәкчеләренең киңәйтелгән утырышында Татарстан Республикасы Рәисенең Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының Милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин да чыгыш ясады. Ул милли оешма җитәкчеләренең эшен югары бәяләде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Ижевскида татар теленнән олимпиаданың республика туры узды

Ижескиның Габдулла Тукай исемендәге татар этнокомпонентлы гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты буенча олипиаданың республика туры узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Мөфтие Чувашиянең бишенче хатын-кызлар төзәтү колониясендә булды

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Чувашия Республикасының Козловка шәһәрендәге хатын-кызлар өчен 5нче төзәтү колониясендә булды. Җәзага тартылганнар белән шулай ук Чувашия Мөфтие Ильяс хәзрәт Сафиянов, Мөфтинең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, Нәзарәтнең Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе белән хезмәттәшлек координаторы, Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәте Иҗтимагый советы әгъзасы, Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары имам-мөхтәсибе Илдар хәзрәт Баязитов... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда дизель ягулыгының бәясе артты

16–22 декабрь чорында Татарстанның автозаправка станцияләрендә дизель ягулыгының бәясе артты. Росстат мәгълүматларына караганда, бер литрның уртача бәясе 71,46 сумнан 72,16 сумга кадәр күтәрелде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Песков 2025 елда Президентның Федераль Җыелышка юлламасы булмаячагын хәбәр итте

Быелгы календарь елда Президентның Федераль Җыелышка мөрәҗәгате игълан ителмәячәк. Бу хакта «Ведомости» басмасына дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков хәбәр итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Удмуртиядә татар телен өйрәнү буенча бушлай курслар оештырылды

2025 елның апрель – декабрь аенда Удмуртия Республикасында татар телен өйрәнү буенча бушлай курслар оештырылды. Әлеге курсларны Удмуртия Милли сәясәт министрлыгы ярдәмендә Удмуртия татар иҗтимагый үзәге уздыра. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Эксперт Беляков керемнәр түбән булганда да пенсиягә акча җыярга тәкъдим итте

Яшәү минимумы күләменнән югарырак булган теләсә кайсы керем дәрәҗәсендә пенсия капиталы формалаштыру мәгънәле. Биредә уңышның төп факторы — кертемнәрнең күләме түгел, ә аларның даимилеге. Бу хакта Дәүләтнеке булмаган пенсия фондларының Милли ассоциациясе (НАПФ) президенты Сергей Беляков белдерде, аның сүзләрен «Прайм» китерә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Хезмәт хаклары тоткарланганда компенсацияләрне биш тапкырга арттырырга тәкъдим ителде

Дәүләт Думасы депутатлары эш бирүче хезмәт хакын, ял акчасын яки эштән киткәндә исәп-хисапны вакытында түләмәгән очракта, хезмәткәрләргә түләнә торган компенсацияләрне биш тапкырга арттырырга тәкъдим итте. Әлеге закон проекты Юрий Афонин җитәкчелегендәге парламентарийлар төркеме тарафыннан пәнҗешәмбе көнне Дәүләт Думасы каравына кертеләчәк, дип хәбәр итә «РИА Новости».

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казан поликлиникалары алдагы ялларда көчәйтелгән режимда эшләячәк

27 һәм 28 декабрьдә Казанның участок поликлиникалары кискен респиратор вирус инфекцияләре билгеләре булган һәм югары температуралы авыруларны карау өчен өйгә табиб чакыру вакытын 19:00 сәгатькә кадәр озайтачак. Әлеге күренеш респиратор вирус инфекцияләре белән авыручылар саны кискен артуга бәйле. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан халкы гыйнвар аенда гадәттәгедән азрак аванс алачак

Озын Яңа ел бәйрәмнәре 1 гыйнвардан 11 гыйнварга кадәр дәвам итү сәбәпле, Татарстан халкы гыйнвар аенда киметелгән аванс алачак. Бу ай өчен гомуми хезмәт хакына ничек йогынты ясаячак – «Татар-информ» материалында.

Читать дальше...

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Осторожно: короткие звонки! Минюст Татарстана предупреждает о новой схеме мошенников

Узнайте, почему нельзя перезванивать на пропущенные короткие звонки. Минюст РТ раскрывает схему обмана и дает советы, как защититься от мошенников и навязчивого спама.

Tatar-inform.tatar 

Казанда V «Ал мәчет укулары» фәнни-гамәли конференциясе үтте

Кичә Казан шәһәренең Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсендә V «Ал мәчет укулары» фәнни-гамәли конференциясе үтте. Аның эшендә татар дин әһелләре, тарихчылар, галимнәр, нәшрият, китапханә һәм музей вәкилләре, шулай ук Казан мәдрәсәсе мөгаллимнәре һәм шәкертләре катнашты. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Календарь праздников на 25 декабря 2025 года

25 декабря — один из самых насыщенных дней в году, который объединяет важные религиозные торжества, народные традиции и современные необычные праздники.

Tatar-inform.tatar 

Шәмәрдәннең өстәл теннисы үзәгендә беренче төбәк турниры узды

«Алга Татарстан» «Россиянең киләчәге» Россия Өстәл теннисы федерациясе эгидасы астында 21 декабрьдә Шәмәрдәннең өстәл теннисы үзәгендә беренче төбәк турниры узды. Бу хакта «Саба таңнары» газетасы яза.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Арчада Марсель Шәрәповның яңа китабы дөнья күрде

Арчада районының Сарай Чокырча авылында яшәп иҗат итүче Марсель Шәрәпов «Өч почмаклы хат» дигән роман язган һәм шушы араларда гына аның шул исемдәге китабы да дөнья күрде. Бу китабында авторның башка күләмле әсәрләре дә урын алган. Бу хакта «Арча хәбәрләре» сайты яза.

Читать дальше...




Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *