Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer
Декабрь
2025

Новости за 28.12.2025

Tatar-inform.tatar 

Юлай Низаев «ЭКОлидер» бәйгесендә «Иң яхшы видеограф/экоблогер» буларак җиңү яулады

Казанның «Пирамида» комплексында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан 2004 елдан бирле үткәрелә торган «ЭКОлидер» республика конкурсының җиңүчеләре арасында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы һәм «Интертат» электрон газетасы журналисты Юлай Низаев та бар. Ул «Иң яхшы видеограф/экоблогер» номинациясендә бүләкләнде. Аңа Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры имзалаган диплом һәм исемле статуэтка тапшырылды.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Миңнеханов махсус операциядә катнашучыларга республика бүләкләре тапшыру турында сөйләде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциядә катнашучыларга республика бүләкләре тапшыру турында сөйләде. Ул МАХ мессенджерындагы каналында шул хакта хәбәр урнаштырган.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Дума депутаты унөченче хезмәт хакын нәрсәгә сарыф итү яхшырак булуы турында сөйләде

Унөченче хезмәт хакын банкта кертемгә күчерү яки дәүләт кыйммәтле кәгазьләренә инвестицияләү – иң яхшысы. Дәүләт Думасының финанс базары комитеты башлыгы Анатолий Аксаков РИА Новости агентлыгы белән әңгәмәсендә шулай дип белдерде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда пенсионерларның нинди очракларда эшсезлек буенча пособие алу мөмкинлеге бар

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Эшләүче пенсионерның, теләсә кайсы ялланган хезмәткәр кебек үк, эшен югалтуы ихтимал – моның сәбәбе эштән китү яки башка булырга мөмкин. Пенсионерларның мондый хәлләрдә эшсезлек буенча түләүләр алу хокукы бармы. Бу хакта тулырак - «Татар-информ» агентлыгы материалында.

Яше буенча яки тиешле еллар эшләгән өчен пенсия алучы татарстанлылар гамәлдәге нормалар нигезендә эшсез дип таныла алмый. Алар эш эзләүдә ярдәм итү өчен мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итәргә хокуклы... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Илгиз Зәйниев Камал театрында «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен куя

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев Туфан Миңнуллинның легендар моңсу комедиясе - «Әлдермештән Әлмәндәр»не куя. «Репетицияләрне башладым инде», – диде ул «Татар-информ» журналистына.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда буран туктый һәм температура фоны бераз күтәрелә

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Бүген, 28 декабрьдә, Татарстанда салкынча һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтә идарәсе хәбәр итә.

Республикада болытлы, көндез аязучан болытлы һава торышы булачак. Иртән урыны белән буран чыгуы ихтимал, көндез ул туктый, шулай да бераз кар явуын дәвам итә.

Көньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр тизлектә җил исә, иртәнге сәгатьләрдә аның тизлеге урыны белән 15 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Бөгелмәлеләр республика конкурсында беренче урыннарны алды

Казанда массакүләм мәгълүмат чараларының «Ышаныч һәм куркынычсызлык» конкурсына йомгак ясалды. Ул ел саен юл хәрәкәте иминлеге темасын яктыртучы журналистлар арасында үткәрелә. Бу хакта «Бөгелмә авазы» хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Актанышта үзәк Яңа ел чыршысы кабынды

Актаныш районында үзәк чыршыны ачу тантанасы булды. Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов район халкын якынлашып килүче 2026 ел белән котлады, аларга нык сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм яңа уңышлар теләде. Бу хакта «Актаныш» сайты хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Алабугада Виталий Дерягин истәлегенә багышланган чаңгы ярышы узачак

2026 елның 5 гыйнварында «Белая Дача» ял базасы янындагы чаңгы трассасында Виталий Дерягин истәлегенә багышланган традицион чаңгы ярышы узачак. Бу 2019 елда Финляндиядә триатлон буенча ярышларда катнашканда фаҗигале рәвештә һәлак булган танылган алабугалы, спорт ветераны истәлегенә үткәрелә торган традицион кышкы ярышлар. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Читать дальше...




Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *