Россия Банкы төп ставканы 15,5 процентка кадәр киметте
Россия Банкының Директорлар советы 13 февральдә узган утырышта төп ставканы 50 базис пунктына – еллык 15,5 процентка кадәр киметте. Бу хакта регулятор хәбәрендә әйтелә.
Читать дальше...
Россия Банкының Директорлар советы 13 февральдә узган утырышта төп ставканы 50 базис пунктына – еллык 15,5 процентка кадәр киметте. Бу хакта регулятор хәбәрендә әйтелә.
Читать дальше...
Казанның «Черек күл» паркындагы шугалак вакытлыча ябылды. Бирегә килүчеләр өчен боз мәйданчыгы да, тимераякларны прокатка бирү пункты да эшләми, дип хәбәр иттеләр Казан парклары һәм скверлары дирекциясе Телеграм-каналында.
Читать дальше...
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Горводзеленхозның теплица комплексында булды – анда миллион төп лалә чәчәге утырттылар. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Телеграм-каналында хәбәр итте.
Читать дальше...
2025 елда Татарстанда барлыгы 20 судья - җәмәгать һәм федераль судьялар, шулай ук ТР Югары суды судьялары отставкага киткән. Бүген судьяларның хисап-сайлау конференциясендә Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе Азат Гыйльметдинов шулай дип белдерде.
Читать дальше...«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы «Җәлил укулары» әдәби конкурсы катнашучыларының эшләрен беренче тапкыр матбугатта тәкъдим итә. Халыкара әдәби бәйге фронтовик язучылар тормышы һәм иҗаты белән кызыксынган шигърият сөючеләр арасында үткәрелә. Оештыручылар – Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстанның Мәдәният, мәгариф һәм фән министрлыклары.
14 февральдә Татарстанда төнлә һәм көндез, шул исәптән Казанда буран көтелә, буран вакытында күз күреме 1000 метрга кадәр начарая. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Читать дальше...
Чаллы шәһәренең Боз сараенда каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган көрәш турниры башланды. Биредә 60, 65, 70, 75, 80, 85, 90, 100, 130 һәм 130 килограммнан авыррак үлчәү авырлыкларында 400дән артык көрәшче көч сынаша. Быел турнир үзенчәлекле – ул берьюлы өч мөһим датага: бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга, Чаллы шәһәренең 400 еллыгына һәм «КамАЗ» заводында беренче йөк машинасы чыгарылуга 50 ел тулуга багышлана.
Читать дальше...
Күп фатирлы йортның түбәсен карап тоту һәм ремонтлау өчен, идарә итү формасына карап, идарәче компания яисә торак милекчеләре ширкәте җаваплы. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы белән әңгәмәсендә юрист Алла Георгиева хәбәр итте.
Читать дальше...
Бүген Казанда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Сергеева Анна Ивановна йөз яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Читать дальше...Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган «Муса Җәлил Россиянең тарихи-мәдәни киңлегендә» исемле Бөтенроссия фәнни конференциясе үз эшен башлады. Чарада Мәскәү, Санкт-Петербург, Чиләбе, Бөек Новгород һәм Башкортстаннан килгән галимнәр, тарихчылар һәм җәмәгать эшлеклеләре катнаша.
Рамазан ае алдыннан Саратов Җәмигъ мәчетендә V Бөтенроссия Коръән укучылар бәйгесе узды. Ул ел саен Россиянең күренекле хәйриячесе һәм җәмәгать эшлеклесе Эдуард хаҗи Ганиев (1948-2019 еллар) истәлегенә үткәрелә. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...Мәхкәмә аны ике айга сак астына җибәргән.
Дәүләт автоинспекциясендә кар вакытында машина йөртүнең мөһимлеген искәрттеләр.
Читать дальше...
19нчы февральдә җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының унсигезенче утырышында Азат Җиһаншинның парламент депутаты вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату мәсьәләсе каралачак. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының Президиум утырышында билгеле булды.
Читать дальше...
Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Ханты-Мансийск шәһәре буенча экскурсиядә катнашты һәм «Россия» Милли үзәге белән танышты. Биредә бүләкләү тантанасы да үтте. Данис Фәнис улы Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән активистларны тәбрикләде, дип хәбәр ителә конгресс матбугат хезмәтендә.
Читать дальше...
Тукай районының Нефть базасы бистәсендә Зариповлар гаиләсе махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен туклану әзерләү буенча өй цехы оештырган. Гөлназ Зарипова ире һәм алты баласы белән көн саен сугышчылар өчен «аш десанты» әзерли. Гадәти көнне өйдән 300-400 порция җибәрәләр. Чираттагы партиягә 200 порция аш һәм 500 пакет чәй кергән.
Читать дальше...
Казанда Татарстан Коръән-хафизларының еллык җыелышы үтте. Әлеге чара күркәм гадәт буенча Рамазан ае алдыннан үткәрелә һәм хафизларны, дини белем бирү оешмаларында хезмәт куючы Коръән мөгаллимнәрен һәм Кәләм Шәрифне өйрәнү курсларын оештыручыларны берләштерә. Быел бу мөһим вакыйгага 60тан артык хафиз, шул исәптән Курра-хафизлар җыелды.
Читать дальше...
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы дәвалаучы табибларга больничныйларны читтән торып ябу өчен МАХ мессенджерын кулланырга рөхсәт итте. Бу хакта РБК Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының сәламәтлек саклауны оештыру һәм мәгълүматлаштыру үзәк институты директоры Ольга Кобякова сүзләренә һәм ведомство документларына сылтама белән хәбәр итә.
Читать дальше...
В Казани 28 февраля состоится форум «Бизнес-ифтар», направленный на развитие деловой среды в сочетании с мусульманскими традициями. Мероприятие проводится в ГТРК «Корстон» при поддержке Духовного управления мусульман Республики Татарстан и Администрации Раиса РТ.
Читать дальше...
Казанда 28 февральдә мөселман традицияләре белән берлектә эшлекле мохитне үстерүгә юнәлдерелгән «Бизнес-ифтар» форумы узачак. Чара «Корстон»да Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм ТР Рәисе администрациясе ярдәмендә үткәрелә.
Читать дальше...
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан чараларны югары дәрәҗәдә үткәрергә кирәклеген әйтте. «Муса Җәлил безнең арада яшәгән, эшләгән, үзе турында шундый якты хәтер калдырган. Без Муса Җәлил турында хәтерне яшь буынга тапшырырга тиеш. Бу – безнең бурыч», – диде ул парламентның Президиум утырышында.
Читать дальше...
Аллергикларга серкә сезоны башлануга алдан әзерләнергә кирәк - дарулар тупларга, серкә фаразын күзәтергә һәм мөмкин булганча чәчәк атучы үсемлекләр белән контакттан качарга кирәк, дип сөйләделәр РИА Новостига Вена медицина университеты белгечләре.
Читать дальше...Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы узган 2025 елгы эшчәнлегенә йомгак ясады һәм 2026 елга яңа бурычлар билгеләде. Тармакта берничә күрсәткеч буенча алдынгы һәм артта калучы районнар, эре оешмалар өчен сөткә субсидия ни өчен сакланмавы, Татарстанның нинди күрсәткечләргә ирешүе турында - «Татар-информ» репортажында.
Республикада урта һөнәри учреждениеләрдән 325 укучы уку хакының өлешчә компенсациясен алды. Бу хакта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында искәрттеләр.
Читать дальше...
13 февраль 2026 ел, Казан
Сбер фәнни учреждениеләр белән партнерлыкта тел төрлелеген саклауга һәм Россиядә цифрлы сервисларны үстерүгә юнәлтелгән генератив ясалма интеллект технологияләре өлкәсендә масштаблы проектларны тормышка ашыра
Шундый проектларның берсе – GigaChat нейрочелтәрен татар телендә эшләргә өйрәтү. Бу хакта Казанга визиты кысаларында Сбербанк Идарәсе рәисенең беренче урынбасары Александр Ведяхин хәбәр итте.
Тел төрлелеген саклауга юнәлтелгән әлеге проектны... Читать дальше...