Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer


Март
2026
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Новости за 03.03.2026

Tatar-inform.tatar 

Биектауда түбәдән кар ишелгәннән соң идарәче компания башлыгына административ эш ачканнар

Биектауда күпфатирлы йорт түбәсеннән кар ишелеп төшкәннән соң идарәче компания директорына карата административ эш ачылган. Бу хакта Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Мөхәммәтшин Казан студентларына һөнәрне аңлы рәвештә сайлауның мөһимлеге турында әйтте

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан милли тикшеренү техник университеты техник көллияте студентлары белән очрашты. Чара «Персона» проекты кысаларында ТР «Бердәм Россия»гә иҗтимагый ярдәм штабында узды, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Гыймалтдинов: «Геройлар янәшәдә» конкурсында профессионаллар да, яшь авторлар да җиңә ала

«Геройлар янәшәдә» әдәби конкурсы – рекордлы приз фонды белән төрле дәрәҗәдәге авторлар катнашу мөмкинлеген берләштерүче уникаль проект. Бу хакта «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе директоры, язучы һәм журналист Фирдүс Гыймалтдинов белдерде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казанда татар милли костюмы турында «Җеп» дип аталган күргәзмә ачыла

Татарстан Республикасы Милли музеенда 10-31 мартта татар милли костюмына һәм аны бүгенге көндә яңача интерпретацияләүгә багышланган «Җеп» экспозициясе эшләячәк. Проектның кураторы — Fashion Iftar оештыручысы, мәдәни кодны өйрәнүче һәм мода өлкәсендә эксперт Җәннәт Минһаҗева.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Гарәп Әмирлекләрендәге Россия туристлары Max мессенджеры аша шалтырата һәм языша ала

Max илкүләм мессенджеры Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә чикләүләрсез эшли. Моны ТАСС хәбәрчесе ачыклаган. Россиядән килгән кулланучылар тавыш һәм видео белән шалтырата, языша һәм җирле кәрәзле челтәрләр аша каналларга языла ала.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Фәрит Мөхәммәтшин төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнар белән очрашты

Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин гражданнарны кабул итте. Мөрәҗәгатьләр идарәче компания эшенә һәм транспорт белән тәэмин итүгә кагылды, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Эльмира Зарипова: Хәрби операциядә катнашучылар эшкә урнашу мөмкинлекләрен белергә тиеш

Бүген Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Казанның М.Н. Садыйков исемендәге 7нче шәһәр хастаханәсендә махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашты. Иң элек, ул клиникада дәваланучыларга хәрби операциядә катнашучылар өчен социаль ярдәм чаралары һәм эшкә урнашу өчен мөмкинлекләр турында сөйләде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Синоптик Шувалов: Яз иртә килгән очракта ташу бик көчле булачак

Татарстанда язгы ташу чоры ничек узачагы яз ничегрәк килүгә бәйле. «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов «Татар-информ»га быел яз башында көтелгән вакыйгаларның ике төрле вариантын атады.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда мәктәпләрдә гадәттән тыш хәл булуын хәбәр итү өчен кушымта барлыкка килде

Татарстанда мәгариф һәм социаль учреждениеләр хезмәткәрләре өчен махсус мобиль кушымта барлыкка килде. Ул гадәттән тыш хәл килеп чыгу турында тиз арада ашыгыч хезмәтләргә сигнал җибәрергә мөмкинлек бирә. Республиканың Цифрлы үсеш министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, сервис фаҗига очракларын булдырмый калу һәм персоналның гамәлләрен координацияләү өчен булдырылган.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казанда 55нче автобус юл өстендә куеп калдырылган машина аркасында юл һәлакәтенә эләккән

Казанда 55нче номерлы автобус тиеш булмаган җиргә куеп калдырылган автомобиль аркасында юл-транспорт һәлакәтенә эләккән, дип хәбәр иттеләр шәһәр Транспорт комитетында.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Гидрометеоүзәге республикада карның кайчан эреп бетәчәге хакында сөйләде

Татарстанда кар катламы гадәттә 9-20 апрельдә эреп бетә. Әмма барысы да язгы процессларның үсеш характерына бәйле. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь хәбәр итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Эксперт: хезмәткәр еллык ялның барлык 28 көнен дә файдаланмаска хокуклы

Хезмәткәр түләнә торган ялның 28 көнен дә бер ел эчендә алып бетермәскә хокуклы — бу аның хокукы, ә бурычы түгел. Бу хакта РФ Иҗтимагый палатасының закон проектларына иҗтимагый экспертиза комиссиясе әгъзасы Евгений Машаров хәбәр итте, дип яза ТАСС.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Синоптик Шувалов Татарстанга арктик антициклон килүе турында кисәтте

Март башында Татарстанга язгы җылы килде, температура нормадан 3-5 градуска артып китте. Әмма бу атна уртасыннан һава торышы арктик антициклон килү аркасында кискен үзгәрәчәк, аның салкын үзәге хәзер Ямал һәм Уралның төньягында урнашкан. Бу хакта «Татар-информ»га «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда республика әйдаманнар мәктәбе эшли башлады

Татарстанда республика әйдаман мәктәбе ачылды. Аны «Җәй» республика үзәге һәм «Беренчеләр хәрәкәте» төбәк бүлеге оештырган, дип хәбәр итә ТР Яшьләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казан агломерациясендә тизйөрешле автобус маршрутлары барлыкка килергә мөмкин

2026 ел ахырына Казан агломерациясендә тизйөрешле автобуслар хәрәкәтен оештырырга планлаштыралар, алар бүлеп бирелгән полосалар буенча хәрәкәт итәчәк. Проект республика башкаласының төп магистральләрен, шул исәптән Мамадыш, Оренбург һәм Себер трактларын, шулай ук Горький шоссесын үз эченә алачак. Тиешле боерыкка Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Очышлар туктатылганнан соң Дубайдан Казанга беренче самолет килде

Казан халыкара аэропортына Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең һава киңлегендә чикләүләр кертелгәннән соң Дубайдан беренче самолет килде. Онлайн-табло мәгълүматларына караганда, лайнер Татарстан башкаласына Мәскәү вакыты белән 4:09 да төште.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казан Бөтенроссия «Туристлык шәһәрләре» премиясенең ике номинациясендә җиңү яулады

Казан III Бөтенроссия «Туристлык шәһәрләре» премиясе финалының ике номинациясендә җиңүче дип танылды. Татарстан башкаласы «Төбәк әһәмиятендәге вакыйгалы туризм шәһәре» һәм «Парк туризмы һәм мәгънәви киңлекләр шәһәре» юнәлешләрендә бүләккә ия булды. Премия финалы февраль ахырында Касыйм шәһәрендә узган. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

59 нчы Казан чаңгы марафонында 600 дән артык спортчы катнашачак

Шимбә көнне, 7 мартта, Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионында 59 нчы Казан чаңгы марафоны узачак. 5, 30 һәм 50 км аралыкларга бөтен илдән 600 дән артык спортчы чыгачак. Быел беренче мәртәбә БРИКС+ муниципалитетлары ассоциацияләре катнашучылары арасында узышу булачак. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов хәбәр итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда атна уртасында кабат салкынайта

Россиянең Европа территориясенең күпчелек өлеше, шул исәптән Татарстан да, төньяк атлантик циклон йогынтысында калды. Мондый синоптик хәл төбәккә җылы һәм дымлы һава китерә. Урыны белән катнаш төрдәге явым-төшемнәр күзәтелә, ә температура климат нормасыннан 4-6 градуска югарырак, дип хәбәр итте ТР Гидрометеорология үзәге.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Күпләр Оманга китә: музыкант Артур Mauzer Әмирлекләрдәге вазгыять турында сөйләде

Музыкант Артур Mauzer сүзләренчә, Әмирлекләрне күпләр куркынычсызлык үрнәге дип кабул итсә дә, соңгы вакыйгалар инвесторларны куркытырга һәм ил икътисадына тискәре йогынты ясарга мөмкин.




Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *