Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer


Март
2026
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Новости за 06.03.2026

Tatar-inform.tatar 

Ләйлә Фазлыева хатын-кызларны 8 Март белән тәбрик итте

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залындагы тантаналы кичәдә гүзәл затларны якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады. Ул залга җыелган хатын-кызларга җылы сүзләр белән мөрәҗәгать итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Ульяновск өлкәсенең Карсун район үзәгендә татар бәйрәме узды

Карсун район үзәгенең балалар сәнгать мәктәбендә хәзер инде традициягә кергән Татар теле һәм мәдәнияте айлыгы тәмамлануга багышланган бәйрәм чарасы узды. Бу хакта Ульяновскиның «Өмет» газетасы яза.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Шәмсия Җиһангирова: Хатын-кыз ул көчсез булуы белән көчле - «Ватаным Татарстан»

Хәтерлисезме, «баскан җирдән ут чыгара безнең кызлар дисеннәр» дип җырлыйлар иде. Чыннан да бар бит андый гүзәл затлар. Шуларның берсе – танылган шагыйрә, прозаик, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, күпсанлы премияләр лауреаты, Мөслим кызы Шәмсия Җиһангирова.

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда бер галимгә фәнни эзләнүләр өчен еллык финанслау күләме билгеле

Татарстанда узган елда фәнни тикшеренүләргә эчке чыгымнар 32 млрд сумнан 54 млрд сумга кадәр арткан. Бер галимгә бүлеп бирелгән финанслау күләме елына 3,2 млн сумнан гыйбарәт (ил буенча уртача сумма – 2,8 млн сум). Бу хакта бүген Татарстан Фәннәр академиясендә Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитет һәм комитет каршындагы эксперт советының уртак утырышында билгеле булды.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Җир куллану өлкәсендә нинди үзгәрешләр бар – күзәтү

Җир куллану, җирләрнең категорияләрен үзгәртү өлкәсендәге яңалыклар турында Татарстан Хөкүмәт йортында брифингта сөйләделәр. Үзгәрешләргә республиканың җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин ачыклык кертте.

Tatar-inform.tatar 

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда яшәүче хатын-кызларны якынлашып килүче 8 Март белән котлады

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика хатын-кызларын Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады. Тантаналы чара Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында узды, анда республиканың барлык районнары һәм шәһәрләреннән диярлек хатын-кызлар җыелды.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Бердәм Россия» су басу куркынычы янаган зоналарга волонтерлар җыя

«Бердәм Россия» язгы ташу белән бәйле рәвештә югары куркыныч янаучы төбәкләрдә масштаблы волонтерлык эшен җәелдерә. Партиянең генераль советы секретаре Владимир Якушев әйтүенчә, иреклеләрнең төп бурычы - гадәттән тыш хәлләрне булдырмауда һәм нәтиҗәләрен бетерүдә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына ярдәм итү, дип хәбәр итә «Бердәм Россия» рәсми порталы.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казан циркының «Мирас» милли спектаклен беренче тапкыр Көнбатыш Европада күрсәтәчәкләр

Казан дәүләт циркының «Мирас» милли фэнтези спектакле Будапештка гастрольгә китә. Бу Россия циркының соңгы дүрт елда Көнбатыш Европада беренче зур гастрольләре. 2026 елның биш ае дәвамында Будапештның башкала циркында татар халкының мәдәнияте һәм тарихына багышланган «Мирас» тамашасын күрсәтәчәкләр, дип хәбәр итә циркның матбугат хезмәте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Авиакомпанияне балалы гаиләләрне бушлай янәшә утыртырга мәҗбүр иттеләр

«Победа» авиакомпаниясе ташу кагыйдәләренә үзгәрешләр кертте һәм хәзер 12 яшьтән 18 яшькә кадәрге пассажирлар һәм аларны озата баручылар өчен янәшә урыннар бушлай биреләчәк. Бу хакта компаниядә хәбәр иттеләр, дип яза РИА Новости.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Төмәндә педагогик осталык бәйгесендә татар җәмәгатьчелеге вәкилләре лаеклы чыгыш ясаган

Традиция буенча яз көне Төмән округында педагогик осталык бәйгесе — «Педагогик калейдоскоп» нәтиҗәләре игълан ителә. Быел бу конкурс 14 нче тапкыр үткәрелеп, үз эшенә чың күңелдән бирелгән талантлы педагогларны берләштергән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗ гаиләләргә азык-төлек җыелмаларын өләшүне дәвам итә

5 мартта Татарстан Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды Казан шәһәре һәм аңа якын булган якын-районнарындагы мохтаҗ 30 гаиләгә, шул исәптән мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, пенсионерларга, күпбалалы гаиләләргә азык-төлек ярдәме күрсәтте. «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны кысаларында он, төрле ярмалар, тоз, көнбагыш мае, шикәр комы, берничә төрле токмач, печенье, вафли, чәй, куертылган сөт һәм хөрмә салынган 30 азык-төлек җыелмасы тапшырылды, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Миңнеханов технологик проектларны булдыруда массакүләм мәгълүмат чаралары ролен билгеләде

Массакүләм мәгълүмат чаралары технологик лидерлык илкүләм проектларын гамәлгә ашыруда күп бурычлы һәм стратегик яктан мөһим роль уйный. Бу хакта «Татмедиа»ның йомгаклау коллегиясендә Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов белдерде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Рөстәм Миңнеханов волонтерлык, патриотлык эшендә актив хатын-кызларны бүләкли

Бу минутларда Казан Кремлендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә ярдәмгә юнәлдерелгән волонтерлык, хәйриячелек хәрәкәтендә, патриотик эшчәнлектә актив катнашучы хатын-кызларга дәүләт бүләкләре тапшыра.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казанда Фатих Әмирханның рухи мирасына багышланган әдәби кичә оештырылды

Кичә Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсендә татар әдәбияты классигы, күренекле прозаик, драматург, публицист, тәнкыйтьче һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирханның 140 еллыгына багышланган «Фатих Әмирханның рухи мирасы» исемле әдәби кичә үткәрелде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Алафузов фабрикасының тарихи биналарын торак итеп җайлаштырачаклар

Татарстан башкаласында элеккеге Алафузов фабрикасы территориясен комплекслы яңарту проекты эшләнде. Документ хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза уза. Концепция халыкара социаль-мәдәни үзәк төзүне, торак йортлар, социаль объектлар һәм иҗтимагый киңлекләр төзүне күздә тота.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Россиядә һава шартлары начар булганда таксига тарифлар үсешен чикләргә мөмкиннәр

РФ Транспорт министрлыгы һәм Федераль монополиягә каршы хезмәт начар һава торышы һәм гадәттән тыш хәл чорында таксида йөрү бәясе үсешенә чикләүләр кертү мөмкинлеген карый. Сүз база тарифына чик бәя билгеләү мөмкинлеге турында бара. Бу хакта «Известия» яза.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Менделеевскида 8 Март уңаеннан балалар арасында иҗади бәйге башланды

«Менделеевские новости» газетасы редакциясе «Язгы бүләк» бәйгесе игълан ителүе турында искәртә. Ул язның беренче бәйрәме - 8 Мартка багышланган һәм 3 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балаларның сәләтләрен ачуга юнәлдерелгән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Үз телем» бәйгесе җиңүчеләре проектларын тәкъдим итте

Кичә «Яратам» яшүсмерләр клубында 2025 елда Казан мэриясе оештырган «Үз телем» проектлар бәйгесе җиңүчеләренең эшләрен тәкъдим итү чарасы булды. Бу хакта Казан шәһәре мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Рифкат Минниханов: «Проекты технологического лидерства в России рассчитаны до 2030 года»

Национальные проекты технологического лидерства начали реализовываться в России в 2025 году. Они охватывают ключевые отрасли экономики, в которых стране необходимо обеспечить независимость от иностранных производителей, напомнил президент Академии наук РТ Рифкат Минниханов на итоговой коллегии «Татмедиа».

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Рифкать Миңнеханов: Россиядә технологик лидерлык проектлары 2030 елга кадәр исәпләнгән

Илкүләм технологик лидерлык проектлары Россиядә 2025 елда гамәлгә ашырыла башлады. Алар икътисадның чит ил җитештерүчеләреннән бәйсезлеген тәэмин итәргә тиешле төп тармакларын колачлый, дип искәртте ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов «Татмедиа»ның йомгаклау коллегиясендә.

Читать дальше...




Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *