Ринат Абдуллин Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасыннан китә
![Ринат Абдуллин Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасыннан китә](https://tatar-inform.tatar/attachments/912fd8551bcf4c52fb1348bbd17576d3d40c7eef/store/crop_and_fill/0/2/601/338/780/440/a5771e14898c1a79f5499192b9f03d13272268c9a877b4bdce556a62bf25/065.jpg)
(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин вазифасыннан китә. Ул хезмәт юлын ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында дәвам итәчәк. Башкарма комитетның матбугат хезмәтендә әлеге мәгълүматны расладылар.
«Ринат Әзһәр улы ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгына эшкә күчә», - дип белдерде мәгълүмати сәясәт идарәсе башлыгы Римма Мөхәммәтҗанова.
Аның сүзләренчә, бу хакта дүшәмбе көнне рәсми рәвештә игълан ителәчәк.
Ринат Абдуллин Башкарма комитет җитәкчесе вазифасын 2014 елның ноябреннән бирле башкарды.