Бүген «Татар-информ» бүләгенә шахмат буенча онлайн-турнир башлана
![Бүген «Татар-информ» бүләгенә шахмат буенча онлайн-турнир башлана](https://tatar-inform.tatar/attachments/d3283cc462f0fe09d1d68d5c37a79e12ed30388c/store/fill/780/440/dbf00c555cedd42ddf1cde619b3c0379fad3b9879bc19057b3721692d050/39ac84f09a0050696fa63944c25b1623.jpg)
(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Бүген шахмат буенча онлайн-турнирның өченче раунды узачак. Аны «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы оештыра. Ярышта бу уенны яратучы һәркем катнаша ала.
Ярышлар Мәскәү вакыты белән 15.00 сәгатьтә онлайн-турнир Lichess платформасында уза. Катнашучылар өчен сылтама: https://lichess.org/tournament/jmCOXXgu.
Турнирда катнашу өчен кушымта куярга һәм теркәлергә кирәк. Ярышларда катнашу бушлай. Кушымта ПК, iOS һәм Android мобиль җайланмалары өчен мөмкин.
Турнир регламенты: партияләрдә һәр катнашучыга 7 минут вакыт биреләчәк. Турнир 2 сәгать дәвам итә. Очколар һәр уйналган партиядән соң кушымтаның үзендә автомат рәвештә барлыкка килә.
Һәр раунд йомгаклары буенча беренче өч урынны алган катнашучылар «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгыннан махсус бүләкләргә ия булачак. Бүләкләү үз-үзеңне изоляцияләү чоры тәмамланганнан соң мәгълүмат агентлыгы редакциясендә узачак.
Онлайн-турнирның икенче раундында 36 кеше катнашты, анда Әлмәттән 16 яшьлек шахматчы Тимур Зәкиев җиңде.