Чирмешән районының Кармыш авылында 30 ел элек бергә хезмәт иткән ир-атлар очрашкан
![Чирмешән районының Кармыш авылында 30 ел элек бергә хезмәт иткән ир-атлар очрашкан](https://tatar-inform.tatar/attachments/5f4e57415ad905dd1a4028bb645f8cc99984bba9/store/crop_and_fill/0/0/581/774/780/440/1d6482d1120ad2bf3e282a793acbd5f2de5bd3e4158902864df890d4f547/fec9ace727965f8c82ad3f8a2412e1f2.jpeg)
(Чирмешән, 18 май, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешән районының Кармыш авылында бергә хезмәт иткән ир-атлар очрашкан. Төрле милләт егетләре армиядән кайтканга 30 ел үткәч, бер-берсен эзләп тапкан. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
«Мин ирем Сәүбанның хезмәттәшләре дуслыгы турында сөйлисем килә. Ирем 1984-1986 елларда Азәрбайҗанда хезмәт иткән. 18-19 яшьлек егетләрнең дуслыгы шул елларда башланып китә. Кармыш егете Сәүбан, Кырым якларыннан Александр, Кыргызстаннан Юрий, Мәскәүдән Володя һәм тагын берсе (исемен белмим) ике ел бергә хезмәт итәләр, кайгылары да, шатлыклары да уртак була, бер телем икмәкне дә бүлешеп ашыйлар», — дип сөйләде Сәүбан Гайфуллинның хатыны Гөлфинә.
Егетләр бер үк көнне демобилизацияләнә, ничектер армиядән соң аралары гына өзелә: хәзерге кебек телефон, Интернет заманасы түгел бит. Соңгы 3-4 елда дүрт дус элемтәләрен яңартты, тик менә берсен әлегә таба алмыйлар. Инде 50не узган ир-атлар, башта «Одноклассники» социаль челтәре аша табышкан. Аннан соң очраштылар, хәзер инде гаиләләре белән йөрешәләр.
«Бу елның гыйнварында «служаклар» гаиләләре белән безгә килде, алдан сөйләшеп бер көнне төрлесе-төрле яктан кайтып төште. Аларны карап торсаң… Сөйләшеп сүзләре бетми, туганнар кебек.
Дуслар татар көенә биеделәр дә, җырладылар да. Мин дә рәхәтләнеп иремнең дусларын төрледән-төрле үзебезнең милли ашлар белән сыйладым. Берничә көндә «исәнмесез», «сау булыгыз», «рәхмәт» кебек татар сүзләрен дә өйрәнеп киттеләр алар.
Кунаклар үзләре яшәгән төбәкләрдән бүләкләр белән кайтсалар, без күчтәнәчкә Татарстанны таныткан чәкчәк биреп җибәрдек, юлга каклаган каз да куйдык.
«Служакларга» башкалабыз Казанга сәяхәт оештырдык, шул көнне стадионда хоккей да карадылар. Республикабызны, гомумән, татар халкын бик ошатып киттеләр. Җәйгә Кырымда кабат очрашырга сөйләштеләр, ничек булыр. Үткән җәйдә үзебез дә Кырымдагы «служак» гаиләсенә кунакка бардык», дип сөйләде Чирмешәннең Кармыш авылында яшәүче Сәүбан Гайфуллинның хатыны Гөлфинә.