Оренбург өлкәсендә башкорт җыры онлайн-конкурсы башланды
(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Оренбург өлкәсендә «Яши әле башкорт моңнары» төбәкара онлайн-конкурсы старт алды. Конкурста катнашу өчен төрле яшьтәге солистлар һәм коллективлар чакырыла. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә. Җиңүчеләрне онлайн-конкурс жюрие билгеләячәк. Аның составына Башкортстан Республикасы һәм Оренбург өлкәсенең танылган эстрада башкаручылары, сәнгать осталары һәм мәдәният эшлеклеләре керә. Конкурс нәтиҗәләре 15 августта игълан ителәчәк. Катнашу өчен 13 августка кадәр башкорт телендә җыр башкаруның видеоязмасын orenburg.bikc@mail.ru электрон почта адресына җибәрергә кирәк. Катнашучының исем-фамилиясен, башкарыла торган әсәрнең исемен һәм элемтә өчен мәгълүматны күрсәтү сорала. Конкурс эшләре Оренбург өлкәсе башкорт тарихи-мәдәни үзәге YouTube рәсми каналында урнаштырылачак.