«Стрижи» югары пилотаж төркеме Казанда авиация бәйрәмендә чыгыш ясаячак
(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). 25 июльдә «Казан» Гаилә үзәге янында узачак авиация бәйрәмендә Россия Хәрби-кораллы көчләренең «Стрижи» югары пилотаж төркеме дә катнашачак. Бүген Казанга килеп җиткән пилотларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итте, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
«Мин күкне сайлыйм!» бәйрәме җиденче тапкыр оештырыла. Анда «Стрижи» төркеме белән бер исәптән, 30га якын төрле очкычлар чыгыш ясаячак. Бәйрәм Россиянең Һава флоты һәм ТАССРның 100 еллыгына багышлана.
Рөстәм Миңнеханов «Стрижи» пилотлары белән очрашуда Татарстанның авиация сәнәгате белән шөгыльләнүче төбәк булуын искәртте. Авиация бәйрәме яшьләрдә авиатөзүче һәм очучы һөнәрләренә кызыксыну уяту максатында үткәрелүен әйтте.
«Минем Миг-29, Су-27 кабиналарында утырганым бар. Үзем экстремаль кеше, автоузышлар белән шөгыльләнсәм дә, истребительдә очканда гына була торган адреналинны онытырлык түгел», — дип искә алды ТР Президенты. Рөстәм Миңнеханов очкычлар белән идарә итү зур һөнәри осталык таләп итүен әйтте.
«Стрижи» төркеме Казанда алты Миг-29 очкычында чыгыш ясарга әзерләнә.
Очрашуда «Стрижи» төркеменең киләчәктә дә Татарстанда чыгыш ясау планнары, Казанның авиация уку йортлары белән хезмәттәшлеге турында сүз барды.