Дербентта Каспий Сабантуена әзерләнәләр
(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Дербентта Каспий Сабантуе узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. 4 августта Дербент мэры Хизри Абакаров Дагыстан региональ иҗтимагый оешмасы рәисе Эльмира Кадыйрова белән очрашты. Очрашу барышында Эльмира Кадыйрова шәһәр мэрына 14нче августтан 17нче августка кадәр Дербентта «Каспий - Дуслык диңгезе» төбәкара хезмәттәшлек фестивален үткәрү планлаштырылуы турында хәбәр итте. Чара кысаларында «Каспий Сабантуе» бәйрәме, Дагыстан Халык сәнгать һөнәрләре һәм кәсепләре буенча күргәзмәләр, мастер-класслар, артистларның чыгышлары да узачак. Фестивальне үткәрү урыны итеп шәһәрнең кеше иң күп йөри торган туристлык зонасы – Дербент яр буе сайланды.