Казанда Куштауны яклап ялгыз пикет үтте
![Казанда Куштауны яклап ялгыз пикет үтте](https://gdb.rferl.org/CC8E0B51-9011-4C14-A8E4-3AC8128AFCC7_cx0_cy14_cw0_w800_h450.jpg)
“Азатлык” татар яшьләре берлеге Башкортстандагы Куштау шиханын яклап Казанда ялгыз пикет уздырды. Наил Нәбиуллин пикетка чыгуының төп максаты Куштауны яклау, шиханны яклаучыларга теләктәшлек күрсәтү һәм андагы тоткарлауларга борчылу белдерү булуын әйтте.