Бөгелмәдә «Бу шәһәр синең белән – минеке» дигән акция уздырдылар
(Бөгелмә, 18 август, «Татар-информ», « Бөгелмә авазы »). Бөгелмәдә Үзәк китапханәнең уку залы хезмәткәрләре «Бу шәһәр — синеке һәм минеке» дигән махсус акция уздырды. Чара туган төбәккә багышланган матур әдәбиятны һәм документаль әсәрләрне укучылар арасында популярлаштыру һәм шәһәребезнең тарихи-мәдәни мирасын саклау максатын күздә тотып оештырылган иде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Китапханәче кыскача гына 1736 елдан — татар авылы, 1741 елдан хәрби гарнизон бистәсе, ә инде 1781 елдан өяз шәһәре буларак билгеле булган Бөгелмәнең ил тарихында тоткан роле һәм әһәмияте, шулай ук аның күренекле тарихи-мәдәни урыннары турында сөйләде.
Шәһәрдәшләр белән әлеге темага әңгәмәләр уздыргач, аларга мәгълүмати флаерлар тапшырылды.