Аксубайда авыру кешеләрне карау күнекмәләрен үзләштерәләр
![Аксубайда авыру кешеләрне карау күнекмәләрен үзләштерәләр](https://tatar-inform.tatar/attachments/ea65098e5c0df33fc8c886eb9acaa9e635c652c0/store/fill/780/440/155ea60a424af927e4427f34a00a0b2f93f0a839f81beae15ab9f1e31b6c/086f9ce9db4132bd2c0ca298da24bc88.jpg)
(Аксубай, 18 август, «Татар-информ», « Авыл таңнары », Анастасия Петрова). «Нежность» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә өлкән яшьтәге, авыру һәм чит кеше тәрбиясенә мохтаҗ булган өлкәннәрне һәм инвалидларны карау буенча стационар алмаш технологияне уңышлы гамәлгә ашыралар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Үзәктә «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында «Кайгырту мәктәбе» үз эшен дәвам итә. Бүлеп бирелгән акчага кабинет җиһазландырылган, тернәкләндерү җиһазлары һәм техник чаралары сатып алынган. Социаль технология теоретик нигезләрне өйрәнү һәм авыручыларны карау күнекмәләрен гамәли үзләштерү буенча лекция һәм практик дәресләр курсы рәвешендә тормышка ашырыла. «Нежность» үзәгендә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре өчен теоретик дәресләр 2019 елның мартында ук башланган. Хәзер алар гадәти режимда дәвам итә. Караучыларны шәхсән укыту мөмкинлеге дә бар. Моның өчен өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мәктәп кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне үз-үзеңә хезмәт күрсәтү һәм хәрәкәтләнү алымнарына һәм техникаларына өйрәтү каралган. Мәктәп тыңлаучылары өй шартларында нәтиҗәле тәрбияләүне тәэмин итү өчен кирәкле белем, алымнар, ысуллар һәм йогынтылар тупланмасы белән танышалар. Дәресләрдә авыруларны карау буенча практик күнекмәләр үзләштерелә: абсорбирель эчке кием куллану, шәхси гигиена буенча процедуралар үткәрү, тән җәрәхәтләрен һәм эзлегүләрне профилактикалау. Әлеге чаралар бер яктан авыру өчен уңайлырак шартлар тудыруга юнәлтелгән булса, икенче яктан — туганнары өчен тәрбия процессын җиңеләйтү өчен. Барлык дәресләрне Үзәкнең әзерлекле белгечләре — медицина хезмәткәре Александр Павлов, психолог Лилия Лукина, социаль эш буенча белгечләр Гөлназ Мингалиева һәм Наталия Хәйруллина үткәрә. Аксубай районында бүгенге көндә 241 социаль хезмәт алучы бар. Аларга 44 социаль хезмәткәр ярдәм күрсәтә.