Беренче сентябрьдән Татарстанда 2 меңгә якын хөкем ителүче парта артына утырачак
(Казан, 31 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Беренче сентябрьдән Татарстанда 2 меңгә якын хөкем ителгән кеше парта артына утырачак. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. «Рәшәткә артындагы» студентлар белән 30 укытучы һәм 57 производство остасы шөгыльләнәчәк. Хөкем ителүчеләр һөнәри белем алу турында дипломнар ала һәм үз квалификацияләрен 47 белгечлек буенча арттыра алачак: электр-газ белән эретеп ябыштыручы, кран белән идарә итү белгече, пешекче, тегү җиһазлары операторы һ.б. Быел 2нче төзәтү колониясенең бер училищесында яңа белгечлек — аяк киеме тегүче кертү планлаштырыла. 1 сентябрьдә парта артына 1925 хөкем ителгән кеше утырачак. Уку тәмамлангач, алар дипломнар һәм дәүләт үрнәге таныклыклары алачак.