Азнакайда Леонид Маркензон исемендәге урам ачылды
(Азнакай, 5 декабрь, «Татар-информ», «Маяк», Таңсылу Саниева). Азнакайда «Дуслык» микрорайонындагы яңа урамга «Татарстан Республикасының Атказанган энергетигы», озак еллар Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе белән җитәкчелек иткән Леонид Иосифович Маркензон исеме бирелде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Шунда ук истәлек стеласы да ачылды. Тантанада район башлыгы Марсель Шәйдуллин, Леонид Иосифовичның туганнары, чордашлары, үзе белән бергә эшләгән предприятие ветераннары да бар иде.