Түбән Камада «Чана-шоу» креатив чаналар фестивале булды
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Камада «Чана-шоу» креатив чаналар фестивале булды. Фестивальгә шәһәрдә яшәүчеләр җыелды. Бу турыда Түбән Кама районы матбугат хезмәте хәбәр итә. Фестивальдә «Җәмигъ» Үзәк мәчете командасы җиңде, алар хәрби самолет кебек чана ясаган. Мәчет командасы ел башында Мамадышның SUNNYФЕСТ фестивалендә катнашкан иде. Анда алар узып баручы ел лидеры булып танылды. Түбән Камада фестивальне Яшьләр эшләре идарәсе һәм Мәдәният» вейк-паркы оештырды.