«Ак Барс» хоккейчылары 3:0 исәбе белән Мәскәү командасын җиңде
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Мәскәүдә «Ак Барс» хоккейчылары «Спартак» командасы белән көч сынашты. Уенда 3:0 исәбе белән «Ак Барс» отты. Бу җиңү Казан командасы өчен рәттән җиденчесе булды.
Беренче период. Җиденче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Станислав Галиев, командасы күпчелектә уйнаганда, исәпне ачты (0:1).
Икенче периодның беренче минутында «Ак Барс»ка әле декабрьдә генә күчеп килгән сакчы Тревор Мёрфи Казан командасы өчен тәүге голын кертте (0:2).
Өченче период. Унбишенче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Найджел Доус «Спартак» капкасына өченче алканы кертте (0:3).
Командалар составы:
«Спартак»
Гудачек (Трушков);
Фёдоров — Ганзл — Радил, Юсе — Кулик;
Широков — Зубов — Никонцев, Рылов — Сериков;
Котляревский — Хохлачёв — Цыплаков, Зубарев — Соколов;
Шабловский — Юньков — Чернов, Пивцакин — Егоров.
«Ак Барс»
Билалов (Рейдеборн);
Доус — Да Коста — Тихонов, Викстранд — Мёрфи;
Галиев — Галимов — Зарипов, Яруллин — Журавлёв;
Воронков — Глухов — Дыняк, Педан — Хенкель;
Петров — Кормье — Емец (Фисенко), Юдин.
Киләсе уенны «Ак Барс» шулай ук Мәскәүдә үткәрәчәк. «Динамо» — «Ак Барс» уены 24 декабрь көнне 19:30 сәгатьтә башлана.